Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Укытучы - горур исем

Өченче көн "Ел укытучысы" район һөнәри осталык конкурсының финалда җиңүчесе ачыкланды. Быел бу исемгә Болгардагы 1 нче урта мәктәпнең биология укытучысы Наталья Авдеева лаек булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Конкурс егерме биш елдан бирле үткәрелсә дә, үзенең актуальлеген югалтмый. Укытучылар елның-елында әлеге бәйгедә катнашып, һөнәри осталыкларын арттыралар, бер-берләреннән күп нәрсәләргә өйрәнәләр.
Конкурста катнашучылар соңгы этапларның берсендә мастер-класслар күрсәттеләр һәм үзләренең визит карточкалары белән таныштырдылар. Әйтергә кирәк, һәр педагог үз алдына куелган бурычны үтәүгә зур җаваплылык белән әзерләнгән. Шуңа күрә, конкурс барышында каушап калучылар бөтенләй булмады, педагоглар фәннәрнең күп нечкәлекләрен ачып бирергә тырыштылар. Шәһәрдәге икенче урта мәктәп укытучысы Наталья Сосипаторова фикеренчә, бүген инглиз телен һәркем өйрәнергә тиеш. Аның визит карточкасына Олимпия уеннары узучы Сочи шәһәреннән видеоролик та кертелгән иде. Педагогның элеккеге укучысы Юлия Трошина да хәзер шушы шәһәрдә. Инглиз телен оста белгән бу кыз тормышта күп нәрсәләргә ирешкән.
Санаторий мәктәп-интернатның башлангыч класс укытучысы Венера Журавлева педагогик осталыгын сөйләм телен үстерү дәресендә күрсәтте.
Педагогның визит карточкасын тулыландырырга хезмәттәшләре дә беркадәр өлеш керттеләр. Көек мәктәбеннән Люция Салихова кәгазь салфеткадан бәйрәм "валентинкасын" әзерләп килгән. Өчкүл мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Наталья Ашмарина беренче класслар белән уздырган уку дәресе һәркемдә соклану уятты. Никольск урта мәктәбенең информатика укытучысы Марина Синицинаның дәресе дә игътибарга лаек булды.
Шулай да, Наталья Авдееваның тәмәке тартуны кисәтү темасына әзерләгән мастер-классы башкалардан күп ягы белән аерылып торды. Беркадәр вакыт эчендә аның "укучылары" әлеге начар гадәтнең бөтен зарарын чагылдырган плакат һәм брошюра әзерләде. Болгардагы 1 нче урта мәктәпнең укучылар һәм укытучылардан торган "Учительский" телеканалы Наталья Геннадьевнаның яраткан шөгыльләре турында сөйләде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин җиңүчегә диплом, чәчәкләр һәм ун мең сумга сертификат тапшырды. Финалда катнашкан башка педагогларга, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә һәм башка педагогларга да бүләкләр тапшырылды.
Рәсемнәрдә: конкурста җинү - үз өстеңдә даими эшлаү нәтиҗәсе ул; финалга чыккан Венера Журавлева, Наталья Сосипатрова, Марина Синицина, Люция Сәлихова, Наталья Ашмарина (сулдан уңга).
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев