Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Тулы әзерлек белән каршылыйлар

Якшәмбе көнне еллар буе юлларны тәртиптә тотып, авыллар арасында ышанычлы автомобиль элемтәсен тәэмин итүче юлчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бу бурычларны хәл итүче коллективларның берсе - "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Спас участогы. Агымдагы елда ул зур эшләр башкарды. Хәзер биредә эшчеләр юл хуҗалыгын кыен кышкы чорга хәзерләү белән мәшгуль. Авылларга керү юллары вакытында кардан чистартып тору, ком-тоз катнашмасы сибү өчен алар көчләрен дә, вакытларын да кызгамыйлар. Юл билгеләрен, барьер коймаларны, автопавильоннарны тәртиптә тоту да юлчыларның бурычына керә.
Бу эшләрнең барысын да техника җитәрлек булса гына эшләргә мөмкин. Кышын юлларга биш машина, өч автогрейдер, роторлы дүрт МТЗ-82 тракторы һәм клинлы ике К-700 хезмәт күрсәтәчәк.
Шулай ук ком-тоз катнашмасы да кышка җитәрлек - 3000 тонна әзерләп куелган. Юлларны вакытында чистартып тору өчен эш ике смена белән оештырыла. Ә юллардагы тәртипне исә, билгеле инде, юлчылар тәэмин итәчәк. Алар арасында яшь булса да, шактый тәҗрибә туплаган юл машинисты Сергей Николаев һәм Евгений Еремин да бар. Эш стажы зур булмаса да, икесе дә үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Кышкы сезонда да сынатмаслар дип, ышаныч белән әйтергә була.
Владимир Гурьянов юл хуҗалыгында инде озак еллар хезмәт куя. Үз карамагындагы роторлы МТЗ-82 тракторы белән ул павильоннар, юл билгеләре, юл чатларын кардан чистартып тора. Үзенә тапшырылган һәр эшне ул һәрвакыт җиренә җиткереп башкара.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев