Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы мөселманнары гошер сәдакасын җыя башлады

Мөселманнар уңышның уннан бер өлешен сәдака итеп тапшыралар.

Тәлгат Җамалетдинов

Спас районында гошер сәдакасын җыю башланып китте. Һәр авыл кешесе өчен мул уңыш – зур сөенеч ул. Мул уңышның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелүен беркайчан онытырга ярамый. Шуңа күрә җыелган уңышның бер өлешен мохтаҗларга, ятимнәргә бирү гошер сәдакасы дип атала һәм һәр мөселман өчен мәҗбүри булып санала. Уңышның уннан бер өлеше таратылырга тиеш.

- Бу саваплы эшкә беренчеләрдән булып Әҗмәр халкы кушылды, - дип сөйли Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйр. – Җыелган җиләк-җимеш, башка ризыкларны җирле мәчет имамы Әнәс Рәхимов йөк машинасы белән Казандагы мәдрәсәләрнең берсенә илтеп тапшырды.

Чәчәкле, Иске Рәҗәп, Тукай һәм Үрнәк халкы да гошер сәдакасын җыюга бик җаваплы карадалар. Быел кешеләр, сәдаканы кайчан җыя башлыйбыз, дип, үзләре килеп кызыксынды. Һәр кешенең дә сәдаканы тиешле урынга илтеп тапшыру мөмкнинлеге юк, шуңа күрә аны җирле мәчетләргә китерәләр. Мәчетләрдә җыелган сәдаканы башта Болгарга, аннары инде республиканың төрле дини уку йортларына алып китәләр.

Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйр әйтүенчә, узган ел безнең районда илле тонна чамасы гошер сәдакасы җыйганнар. Быел бәрәңге уңышы начар булса да, халык барыбер изге эшкә кушылып калырга ашыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев