Әле кыш башланырга да өлгермәде, узган атна ахырында авыл һәм шәһәр кешеләренә иртән өйдән тирән кар ерып чыгарга туры килде.
"Сувар Б" коллективы эшчеләре озакка сузмыйча, шәһәр урамнарын чистартырга тотынды. Иртә белән шактый юллар чистартылган иде инде.
Автогрейдерчылар Сергей Вдовин һәм Иван Трифонов, КамАЗ шоферлары Игорь Новиков белән Алексей Шмагин,...
Әле кыш башланырга да өлгермәде, узган атна ахырында авыл һәм шәһәр кешеләренә иртән өйдән тирән кар ерып чыгарга туры килде.
"Сувар Б" коллективы эшчеләре озакка сузмыйча, шәһәр урамнарын чистартырга тотынды. Иртә белән шактый юллар чистартылган иде инде.
Автогрейдерчылар Сергей Вдовин һәм Иван Трифонов, КамАЗ шоферлары Игорь Новиков белән Алексей Шмагин, комбинацияле юл машинасы машинисты Павел Вакуров, махсус җайланмалар тагылган тракторлар белән идарә итүче Сергей Тюряков, Александр Пеньков, Николай Наумов, Александр Палагин,
Сергей Ласевич, Сергей Аверьянов эшкә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгарга әзер. Ә тротуарларны кар көчле яуган көннәрдә махсус кар чистарткычлар белән Андрей Селиванов, Игорь Прокофьев, Валерий Ильиннан торган бригада чистартып торды. Аларның тырышлыгы белән өлкәннәргә - эшкә, балаларга укырга барыр алдыннан, юллар, сукмаклар, тротуарлар кардан чистартылган иде.
Коллектив кышкы сезонга тулы әзерлек белән керде. Һава шартларының нинди булуына карамастан, кешеләр һәм машиналар юлда иркенләп йөри алсын өчен барысын да эшләргә тырышалар. Аларда тиешле техника бар, 450 тонна ком-тоз катнашмасы хәзерләп куелган, МТЗ-82 тракторына махсус ком таратучы техника көйләнгән. Димәк, шәһәр урамнарын кыш көне кардан чистартуда проблемалар булмас, дип ныклап әйтергә мөмкин.
Моннан тыш, коллектив район юлларында 17 күперне тәртиптә тотарга тиеш, ә быелдан башлап алар 270 су агызу торбасына да хезмәт күрсәтә.
- Коллективта һәр кеше үз бурычын яхшы белә, - ди баш инженер Сергей Князев. - Безгә кыш көне юлларны һәрвакыт чиста тотарга кирәк.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев