Узган якшәмбе Өчкүл авылы фермерлары Лариса белән Фәрит Ваһаповларга бәла алып килде: күптән түгел генә ябылган ферманың түбәсен көчле җил агымы күтәреп, берничә метрга читкә алып ташлый.
Олег ПАХОМОВ
Ваһаповларның гаилә фермасы турында безнең газетада күп язылды. Фермерлар мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык һәм башка мал асрыйлар. Хуҗалыкта җитештерелгән продукцияне район үзәгенә китереп, башка шәһәрләргә илтеп саталар. Берничә ел элек элеккеге җирле авыл хуҗалыгы кооперативының ферма бинасын сатып алганнан соң алар ит һәм сөт җитештерү күләмен тагын да арттырдылар. Алар районда беренчеләрдән булып «Татарстан Республикасының гаилә фермалары» республика конкурсында катнаштылар.
Лариса белән Фәрит фермадагы эшләрнең күпчелек өлешен үзләре башкаралар, сирәк вакытта гына кешеләр яллыйлар. Балалары Руслан белән Регина, тәрбиягә алган уллары Сергей да хәлдән килгән кадәр ярдәм итәләр. Ваһаповларга шактый зур суммада кредитлар алырга туры килгән. Кредитны вакытында түләргә кирәк. Ничек тә булса очны-очка ялгау өчен йортларын да саталар. Биш кешедән торган гаилә ферма бинасының бер почмагын рәтләп шунда яши башлый.
Давыл китергән каза Ваһаповларның бөтен өмет-хыялларын җимерә. Китерелгән зыян шактый зур сумма белән исәпләнә. Гарасат вакытында өйдә булган Регинаның сүзләренә караганда, каты итеп яшен ату нәтиҗәсендә бинаның профнастил япкан уң як өлешен ниндидер көч күтәреп җиргә ташлый. Көчле җил түбәнең бер өлешен җимереп басуга тарата, электр баганасына зыян китерә. Бинаның эчке конструкциясе тимер торбалар белән ныгытылган булса да, җил аны да күз ачып йомган арада күтәреп янәшәдә торган трактор өстенә китереп ташлый. Янәшәдә булган эт трактор астына качып кына котылып калган.
Бинаның ян-яклары плитәдән эшләнгәнгә күрә генә җил-давылга бирешмәгән, мал-туарга да зыян килмәгән. Тик яуган яңгыр торак бинадагы йорт җиһазлары һәм башка кирәк-ярака үткән. Боларның барысын да ничек торгызырга? Хуҗалар бу сорауга җавап таба алмыйлар. Гарасат алар хуҗалыгына шактый зур зыян китергән, шуңа күрә ремонт эшләрен башкарып чыгарга үзләренең генә көчләре җитмәячәк. Башкаларның ярдәм-шәфкатенә өметләнергә туры килә. Фермерларга ярдәм кулы сузарга теләүчеләр табылыр, дип өметләнәбез.
Рәсемнә: гарасат узганнан соң.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев