Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Киләчәкне төзү өчен үткәннәрне белергә кирәк

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Болгарга чираттагы сәфәре шактый эшлекле булды. Ул археолог-лар белән очрашты, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында беренче сыйныфка укырга керергә әзерләнүче балалар өчен оештырылган бәйрәмдә катнашты, музей-тыюлыкта төзелүче объектларда эшлекле киңәшмә үткәрде.

Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә җыенучы археологлар белән очрашу Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесенең конференцияләр залында үтте. Очрашуны ачып, Минтимер Шәймиев, археолог - игелекле һәм кирәкле һөнәр, борынгы Болгар җирендәге бу очрашу тирән мәгънәгә ия, дип ассызыклады. Биредә Казан, Мәскәү, Түбән Новгородтан һәм башка шәһәрләрдән килгән фәнни хезмәткәрләр эшли. Биредәге археологик тикшеренүләр күп буыннарның археологларына җитәрлек, чөнки 400 гектар тарихи җирнең нибары дүрттән бер өлеше генә тикшерелгән. Археологик тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак, без борынгы бабаларыбыз тарихын беләбез, алардан күп нәрсәләргә өйрәнәбез.
Соңгы вакытларда музей-тыюлык территориясендә уникаль булырлык күп әйберләр - көнкүреш кирәк-яраклары, корал, ювелир әйберләре, акча , моңарчы билгеле булмаган төрбә, мунча һәм башка корылма урыннары табылды. Хан сарае өстенә заманча саклау җайланмасы куелды, мондый җайланмалар әле күптән түгел табылган объектлар - Елга вокзалы тирәсендәге мунча һәм остаханә өстенә дә урнаштырылачак.
Дәүләт киңәшчесе объектларны өйрәнү һәм консервацияләү буенча алып барылучы эшләрнең барысы да тиешле таләпләр нигезендә эшләнергә тиешлеген дә искәртте, чөнки Болгар белән Зөя шәһәрчегенең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе дә күбесенчә шуңа бәйле булачак.
Археологларны шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге Милли археологик тикшеренүләр Үзәге институты мөдире Айрат Ситдыйков, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин (ул аларның кайберләренә ТРның "Мәдәнияттә ирешкән казанышлар өчен" билгеләрен тапшырды), республиканың Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге Институты директоры Рафаэль Хәкимов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев котлады. Археологларның кайберләренә Спас муниципаль районы Мактау грамоталары тапшырылды. Болгарны үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә Минтимер Шәймиев республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен үстерү Фондының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мәртәбәле кунакларны волонтерлар, район мәктәпләре укучылары сәламләде.
Район Мәдәният йортында мактаулы кунакларны беренче сыйныфка керүчеләр көтә иде. Аларга тантаналы шартларда Минтимер Шәймиев, шулай ук "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, җаваплылыгы чикләнгән "Грань" җәмгыяте вәкилләре балаларга уку кирәк-яраклары һәм спорт костюмнары бүләк иттеләр. Республикада мондый чара бишенче тапкыр үткәрелә. Быел 108 балага бүләк тапшырылды. Бу көн истәлеге булып аларда "Беренче тапкыр - беренче сыйныфка" сүзләре язылган футболкалар да калачак.
Үзенең өч һәм тәрбиягә алган өч баласын тәрбияләүче күп балалы ана Ирина Салминага Дәүләт Советы киңәшчесе уку кирәк-яраклары сатып алу өчен 12000 сумлык сертификат тапшырды. "Чайка" балалар йортында тәрбияләнүчеләргә дә Зөя шәһәрчегенә бару өчен сертификат тапшырдылар.
Соңыннан кунаклар алдында "Славяне" ансамбле, Дарья Чудакова, "Солнышко" балалар бакчасына йөрүчеләр чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит