Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Киләчәккә ышаныч белән карыйлар!

Агымдагы елның 28 августында "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап үткәрелгән "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" "Татарстан Республикасы көне белән!" балалар открыткалары эскизы конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләр Татарстан символлары төшерелгән бүләкләр алдылар.

«Президент белән бергә» хәрәкәте агымдагы елның 13 апрелендә «Без Булдырабыз! Без Бергә! Мы можем! Мы вместе!» форумында оешты. Монда Татарстан иҗтимагый оешмаларының 250дән артык вәкиле катнашты. Бу форум делегатлары арасында безнең район вәкилләре дә бар иде. Форум эшендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы, район Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе, ә хәзер "Президент белән бергә" район хәрәкәте җитәкчесе, кадет интернат-мәктәп тәрбиячесе Антон Фарисеев һәм шәһәрнең 2нче урта мәктәп укучысы Светлана Молодова (хәзер Казан Дәүләт энергетика институты студенты) катнашты. Алар бүген дә бу юнәлештә актив эш алып баралар. Яшьләрнең төп максаты - Президент программасын һәм инициативасын яклап, конкрет эшләрне тормышка ашыру өчен татарстанлыларны берләштерү.

Хәзерге вакытта "Президент белән бергә" хәрәкәте филиаллары Татарстанның барлык районнарында да эшли. Һәр көнне активистлар 150дән артык төрле чаралар үткәрәләр.

Безнең районда да бер генә чара да бу хәрәкәт әгъзаларыннан башка үтми, күп кенә социаль яктан әһәмиятле акцияләрне яшьләр үзләре үткәрә. Әлеге хәрәкәт Балалар иҗат йорты вәкилләре - районның яшьләр волонтер үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Уртак тырышлык белән төрле ярминкәләр үткәрелә, аннан кергән акчаны физик мөмкинлекләре чикле балаларга, Донбастагы балаларга уку әсбаплары сатып алу өчен бирәләр. Еш кына алар флешмоблар (Яшьләр көнендә) үткәрәләр.

Күптән түгел Болгарда Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов катнашында өсте ябулы "Дулкын" йөзү бассейны ачылды. Бу чарада да әлеге хәрәкәт вәкилләре башлап йөрде.

Яңа уку елы башланыр алдыннан безнең район "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән республика акциясенә старт бирде, бу бәйрәмдә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Чара активистлары арасында әлеге хәрәкәт вәкилләре дә бар иде. Бәйрәмгә багышланган акцияләрдә алар Дәүләт флагы төсендәге ленталар өләштеләр. Соңгы вакытларда хәрәкәт вәкилләре районның ерак авылларына чыгып, концертлар куялар, дискотекалар, тематик кичәләр оештыралар. Бөек Ватан сугышы ветераннарына төрле ярдәм күрсәтүне дә алар башлап йөри.

Районның яшьләр хәрәкәте активисты, шәһәрнең 1нче урта мәктәбе укучысы Анна Фролова һәм балалар җәмәгать оешмасы кураторы Ксения Федорова август ахырында Югары Ослан районында үткәрелгән республика студентлар форумы - 2015 ел чарасында катнаштылар. Анда Татарстан Республикасыннан меңләгән бала килгән иде. ТР Премьер-министр урынбасары Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы вәкилләре, Россия Яшьләр Союзы, ТР Студентлар лигасы һәм ТР Иҗади яшьләр академиясе вәкилләре форумның дәрәҗәле кунаклары булып катнаштылар. Белем бирү форумында катнашучылар Татарстан Республикасында балалар җәмәгать оешмасының һәм укучылар үзидарә органнарының бердәм структурасын булдыру турында сөйләштеләр. Чараның программасы Татарстан республикасының 2030 елга кадәр Социаль-үсеш стратегиясендә чагылдырылган мөһим тезисларына нигезләнеп эшләнде. Көн саен форумда катнашучылар тәҗрибәле тренерлар, танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, модераторлар һәм кунаклар җитәкчелегендә лидерлык сәләтен үстерү, командалар белән идарә итү буенча төрле тренинглар үттеләр. Моннан тыш, буш вакытларда яшьләр спорт ярышлары оештырдылар, экскурсияләрдә, күңел ачу кичәләрендә катнаштылар.

"Президент белән бергә" район хәрәкәте һәм башка яшьләр берләшмәләре ял вакытларын файдалы итеп оештыру, начар гадәтләргә каршы көрәшү кебек бик кирәкле проблемаларны хәл итүдә актив катнашалар.

Иң мөһиме - аларның көче бер максатка - яшьләрнең активлыгын үстерү, республика һәм район алдында торган бурычларны уңышлы башкаруга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев