Өченче көн шәһәрдә "Казанский обвод" истәлек билгесен ачу тантанасы булды.
Бу билгене Болгар шәһәренә керә торган юл буенда эшләгәннәр. Аңа борынгы Болгарга килүчеләр дә игътибар итми калмас. Әлбәттә, аның ни өчен куелуы белән кызыксынырлар. Моңа тулырак җавап табу өчен Бөек Ватан сугышы тарихының кайбер битләренә күз салырга кирәк…
1941 елның көзендә фронттагы хәлләр көннән-көн авырая. Ул шомлы көннәрдә немец гаскәрләренең Иделгә кадәр килеп җитү ихтималы зур була һәм төп промышленность үзәкләре, шул исәптән Казан белән Яшел Үзәнгә куркыныч яный. Кичектергесез саклану чаралары күрү таләп ителә. 1941 елның 13 октябрендә СССР Дәүләт Оборона комитеты Идел буенда саклану чикләре төзү турында карар кабул итә. 23 октябрьдә "Совершенно секретно" билгесе белән "Казанский обвод" ныгытмасын төзү турында боерык чыгарыла. Бу район ярымбоҗра рәвешендә Идел буендагы Покровское чуаш авылыннан башлап Казанны һәм Яшел Үзәнне үз эченә алырга һәм Урмар станциясе, Кайбыч һәм Апас район үзәкләре аша Куйбышев (хәзерге Болгар) шәһәренә кадәр килеп тоташырга тиеш була. Ныгытманы төзүдә республиканың 37 районы, шул исәптән Спас районы кешеләре дә, катнаша.
Халкыбызның 1941-1942 елларның көзендә һәм кышында күрсәткән хезмәт батырлыклары тарихка кереп калды. Без бу хакта бервакытта да онытырга тиеш түгел. Безнең район кешеләре арасында бу эшләрдә катнашучыларның кайберләре әле дә исән. Окоп казырга эшчеләрне, студентларны, колхозчыларны, гомумән, кулына көрәк яки кәйлә тотып эшләрлек хәлдәге кешеләрне җибәргәннәр. Барысы 282,5 мең кеше мобилизацияләнгән. Шартлар чиктән тыш авыр, ашау ягы такы-токы, өстәвенә үзәккә үтәрлек салкыннар. Әмма кешеләр барысына түзгән. Бу хезмәт батырлыгы булган.

Истәлек билгесен ачу хокукы район башлыгы Камил Нугаевка, Спас районы хәрби комиссариат җитәкчесе Илһам Мидхәтовка, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленевка, кадетлар мәктәп-интернат укучысы Евгений Ермилинга бирелде. Истәлек билгесен томалаган япманы алганнан соң алар әлеге тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать иттеләр.
- Җиңүне фронтларда кулына корал тотып көрәшүчеләр белән бергә, тылда фидакарьләрчә хезмәт куючылар да китерде, - дип ассызыклады үзенең чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. - Сугыш вакытында халкыбызның тылда күрсәткән батырлыгы турында без яхшы беләбез. Без бүген "Казанский обвод"ны төзүдә катнашучыларны олы хөрмәт белән искә алабыз. Безнең якты киләчәгебез өчен бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәреп тә сынмаган-сыгылмаган якташларыбызга башны түбән иеп, рәхмәт әйтәбез.
Бер минут тынлык игълан ителгәннән соң, кешеләр һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев