Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Егетләребез сынатмыйлар

Күптән түгел район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв белән бергә Спас районы делегациясе Түбән Новгород өлкәсендәге хәрби частьләрдә хезмәт итүче якташларыбыз янында булып кайттылар.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Бару өчен Түбән Новгород өлкәсе частьләре юкка гына сайлап алынмады: Оборона министрлыгының мотоукчылар бригадасында һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының оператив бригадасында соңгы елларда безнең район егетләре байтак хезмәт итә. Аларда кунакта шулай ук ТР хәрби комиссариатының Спас районы бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов һәм ата-аналар вәкиле Никольск авылыннан Фәнис Исхаков та булды.
Мотоукчылар бригадасында безнең делегацияне командир, подполковник Сергей Нырков һәм аның шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары Николай Климанов каршыладылар. Бу бригадада бүгенге көндә Никольскидан Константин Бурмистров белән Рөстәм Исхаков, Болгардан Виктор Салов, Отрададан Андрей Артемьев һәм Кураловодан Николай Халатов хезмәт итә. Алар барысы да армиягә яз көне алынганнар. Тагын дүрт кеше көзен запаска китәргә тиеш. Егетләргә ата-аналар һәм район җитәкчелегеннән сәламнәр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды.
Александр Матросов исемендәге Суворов һәм Кутузов орденлы Кызыл Байраклы Висла аерым гвардия мотоукчылар бригадасының тарихы бай. Аның сугышчылары һәм командирлары Бөек Ватан сугышында күп батырлыклар күрсәткәннәр, хәзерге хәрби бәрелешләрдә, шул исәптән Чечнядагы сугышта катнашканнар. Бригаданың алты сугышчысы - Советлар Союзы Герое, тагын ике кеше Россия Герое исемен алган. Укыту корпусларының җиһазлары хәтта хәрби югары уку йортларын да көнләштерерлек. Механик йөртүчеләр өчен тренажёрлар, зенит пулемётларыннан ату, идарә ителә торган ракеталарны җибәрү имитаторлары - хәзер күп нәрсәгә компьютер аша өйрәнергә була.
Чакырылыш буенча алынган хәрбиләр икешәр бүлмәле блокларда бишәр кеше яшиләр, аларның һәрберсендә юыну бүлмәсе бар. Чисталык һәм тәртип саклау эшләрен, шулай ук кухняда да махсус кешеләр генә башкара. Ә егетләр исә вакытларын армия хезмәтенә генә багышлыйлар. Бригадада спортка да зур игътибар бирелә. Частькә килгән һәр егеткә шунда ук "Рибок" спорт формасы бирелә, ә буш вакыт физик күнегүләр белән шөгыльләнүгә багышлана.
Бу мотоукчылар бригадасы командалыгы белән шефлык элемтәләрен урнаштыру турында килешү төзелгән. Димәк, егетләребез киләчәктә дә биредә хезмәт итәчәк, ә район булачак солдатларны хәзерләүгә зур игътибар бирәчәк дигән сүз. Татарстан егетләре җирле республика каналларын карый алсын өчен, делегация частькә спутник антеннасы бүләк итте.
Түбән Новгородтан ерак түгел урнашкан РФ Эчке эшләр министрлыгының оператив бригадасында агымдагы елның языннан Болгардан Алексей Сорокин һәм Артём Сәетов, Ямбактыдан Айнур Габделганиев һәм Гусихадан Максим Назаров хезмәт итә, тагын алты кеше көзен запаска китәргә тиеш. Мондый бригадалар бөтен илдә өчәү генә, анда хезмәт итүчеләрне еш кына төрле чараларның иминлеген тәэмин итү өчен командировкаларга җибәрәләр. Мәсәлән, Алексей Сорокинны саммит барышында тәртип саклау өчен Ерак Көнчыгышка җибәргәннәр. Егетләргә квалификацияләрен күтәрергә мөмкинлек бирелгән. Мәсәлән, Артём белән Айнур Омск өйрәнү үзәгендә БТР механик-йөртүчесе өчен өстәмә хәзерлек үткәннәр.
Бригадада хезмәт итү өчен яхшы шартлар тудырылган. Якын арада яңа казарма төзелеп бетә. Часть яхшылар исемлегендә йөри, офицерларының күпчелеге - "краповый берет"ка лаек булган кешеләр.
Инде традициягә әверелгән мондый сәяхәтләр беренче чиратта хезмәт итү шартлары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Чөнки армия хезмәтенә киткән якташларыбызда заманча корал белән җиһазландырылган, физик һәм рухи үсеш өчен барлык шартлар тудырылган частьләрдә хезмәт итүләренә тулы ышаныч булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия тормышы