Авылларда шатлыклы яңалык
Узган атна азагында Антоновкада яңа модульле ветеринария участогы, Татар Такталы авылында исә фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл кешеләре бу вакыйгаларны түземсезлек белән көтеп алды.
Владимир КОРНИЛОВ
Антоновка авылы үзәгендә, фельдшер-акушерлык пункты белән түгәрәк күп янәшәсендә генә яңа модульле ветеринария пункты участогы төзелде. Пункт тирә-яктагы авылларга да хезмәт күрсәтәчәк. Антоновка авылы халкын әлеге вакыйга белән котларга район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелегенең Алексеевск территориаль бүлеге җитәкчесе Нияз Дәүләтханов һәм башкалар килде.
- Яңа ветеринария пунктында малларның сәламәтлеген тикшереп тору өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, - диде Нияз Нәзир улы, - терлекне таза-сау асрап кына ит һәм сөт җитештерүне арттырырга була...
Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Столяров авыл өчен бу мөһим объектны тиз һәм сыйфатлы төзү турында кайгырткан республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Аннары кунаклар күршедәге Татар Такталы авылына модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасына килде.
Авыл халкын район башлыгы Камил Нугаев, район хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов, фельдшер Мөнирә Иксанова һәм әлеге объектның подрядчысы һәм төзүчесе булган "Сувар Б" җәмгыяте директоры Арутюн Багдасарян котладылар. Әлеге җәмгыять хезмәткәрләре Сергей Князев белән Павел Вакуровка район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
- Авыл тормышының яңа якка үзгәрүенә барыбыз да шатланабыз, - диде фельдшер Мөнирә Иксанова. - Юлларга асфальт түшәлә, йортларга газ һәм су кергән, Интернет бар, клуб эшли. Халыкның тормыш һәм яшәү дәрәҗәсе үсә бара. Инде менә шатлык өстенә шатлык дигәндәй, яңа пунктлы да булдык. Барыгызга саулык, тыныч тормыш телим!
Белешмә: Спас районында хәзер ике заманча модульле ветеринария пункты һәм алты яңа модульле ФАП бар. Мондый объектлар башка торак пунктларда да төзеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев