Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Югалтуларсыз җыеп алдылар

    Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы комбайнчылары урып-җыю эшләрен кыска срокларда тәмамладылар һәм 3500 тоннадан артык ашлык суктырып алдылар. Игенчеләр быелгы һава шартларында сынатмас өчен зур көч куйдылар.

    Районда бу хуҗалык җирләре шактый мәйданны алып тора: бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары гына да быел 1700 гектар мәйданны били.
    Биредә барлык агротехник чаралар вакытында һәм югары сыйфат белән башкарылды. Урып-җыю эшләре чорында анда катнашкан һәр кеше зур җаваплылык тоеп эшләде.
    Сергей Романов белән Сергей Башкиров "Мега"ларда, Александр Барыгин, Валерий Сесин, Александр Карпеевлар "Дон" комбайннарында тәүлегенә 70 гектар һәм аннан да артыграк мәйданда ашлык суктырдылар. Бәлки күбрәк тә суктыра алган булырлар иде, ләкин комбайнчылар рекорд артыннан кумадылар. Аларның төп максаты - ничек булса да югалтуларны булдырмау. Юрий Комиссаров, Александр Прокофьев һәм Сергей Платонов КамАЗ машиналарында яңа уңышны ашлык кабул итү предприятиесенә ташып тордылар.
    - Быел уңыш начар булды, дип әйтә алмыйм, -ди хуҗалык агрономы Андрей Шиков.
    - Бигрәк тә арпа культурасы мул уңыш бирде, кайбер участокларда гектарыннан 37шәр центнер чыкты. Ә уртача 33әр центнер уңыш алдык, солы да шулкадәр үк чыкты. Бу культураларны иртә чәчү әйбәт булды, туфракта дым барында чәчү уңышны шактый арттыра. Сабан бодаена да, көзге бодайга да ел авыр килде, шулай да аларның уңышы да гектарыннан 20шәр центнер чыкты. Минемчә, агымдагы ел өчен бу начар түгел.
    Соңгы вакытларда бу хуҗалыкта туфрак ял итмәгән пар мәйданнарына чәчәләр. Басулардан комбайннар китүгә үк К-700 тракторлары чыга, алар авыр КТС культиваторлары һәм БДМ дискаторлары ярдәмендә көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерли башлыйлар. Бу культураларга элеккеге кебек 550 гектарга якын мәйдан бирелә.
    Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Хуҗалык өчен дә, ашлык кабул итү предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгы өчен дә 150 тоннадан артык печән һәм 1100 тонна сенаж хәзерләнгән.
    Хәзер хуҗалыкта яшел вика һәм солы массасын печәнгә җыялар, якын араларда "Полесье" азык җыю комбайннары силос өчен кукуруз җыярга чыгачак. Аны да кимендә 1500 тонна хәзерләргә планлаштыралар.
    Бу яхшы нәтиҗәләр Сергей Юрков хуҗалыгында тырыш һәм уңган кешеләр эшләве турында сөйли.
    Рәсемнәрдә: А.Карпеев; А.Барыгин; А.Прокофьев; С.Башкиров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: