Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Сизелерлек арта

18 яшька кадәрле инвалид балаларга һәм балачактан беренче группа инвалидларга май аеннан башлап социаль пенсия күбрәк түләнә башлаячак. Бу хакта Пенсия фонды идарәсе белгечләре хәбәр итә. 1 апрельдә уздырылган индексацияне исәпкә алып әлеге түләүләрне алучыларның айлык социаль пенсиясе 8861 сум 54 тиен тәшкил итәчәк. Пенсия федераль Закон нигезендә, агымдагы елның...

18 яшька кадәрле инвалид балаларга һәм балачактан беренче группа инвалидларга май аеннан башлап социаль пенсия күбрәк түләнә башлаячак.
Бу хакта Пенсия фонды идарәсе белгечләре хәбәр итә. 1 апрельдә уздырылган индексацияне исәпкә алып әлеге түләүләрне алучыларның айлык социаль пенсиясе 8861 сум 54 тиен тәшкил итәчәк. Пенсия федераль Закон нигезендә, агымдагы елның гыйнварыннан башлап түләнәчәк.
Безнең районда 18 яшькә кадәрле 92 инвалид бала һәм балачактан беренче группа 43 инвалид бар.
Апрельдә шулай ук 18 яшькә кадәрле инвалид балаларны, шулай ук балачактан инвалид булган беренче группа балаларны тәрбиягә алган эшләмәүче ата-аналарга, опекун һәм попечительләргә түләүләр 1200 сумнан 5500 сумга кадәр артты. Мондый акча районның 59 кешесенә түләнәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X