Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

“Лизинг–грант”ка – субсидияләр

Безнең районның 12 кешесе кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча "Лизинг- грант"дәүләт программасы кысаларында бирелә торган гранттан файдаландылар.

Алган акчаны алар авыл хуҗалыгы техникасы, теплицалар һәм икмәк пекарнялары өчен җиһазлар сатып алуга тоттылар.
Дүртенче ел эшләгән программа кысаларында, монда катнашу өчен гариза биргән һәм кирәкле документлар тапшыручылар өчен даими рәвештә конкурслар үткәрелә. "Лизинг-грант" буенча субсидия килешүләре чыгымнарын өлешчә каплау өчен 3 миллион сум күләмендә акча бирелә. Аерым алганда, химия, нефть химиясе, җиңел промышленность, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, агач һәм каты көнкүреш калдыклары эшкәртү кебек мөһим тармакларга бирелә.
Бер елдан артык эшләгән предприятиеләр, җиһазлар сатып алуга булган лизинг килешүләре буенча аванс түләүләре ( аванслар - лизинг килешүе суммасының 30 процентыннан күп булмаска тиеш) чыгымнарын каплау өчен конкурста катнашу турында гариза яза ала. Эшли генә башлаган предприятиеләр лизинг компаниясеннән гарантияле хат нигезендә, җиһазлар сатып алу өчен лизинг килешүе суммасының 40 процентын кайтару өчен катнаша ала.
Бу программа турындагы мәгълүматларны ТР Экономика министрлыгының http://mert.tatarstan.ru сайтыннан һәм "Бизнес-проект" консалтинг компаниясенең http://bproekt.ru сайтыннан алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев