Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Чыгымнар – керемнәргә карап...

Агымдагы елның гыйнвар аеннан "Дәүләт урыннарында эшләүчеләр һәм башка кешеләрнең чыгымнары керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында" Федераль закон гамәлгә кертелде. Закон нигезендә, муниципаль урыннарда даими нигездә эшләгән һәм Россия Федерациясе, муниципаль берәмлекләрнең законнары һәм норматив актлары билгеләгән исемлекләргә кертелгән муниципаль хезмәтләрдә эшләгән затларның, шулай ук аларның тормыш иптәшләре һәм...

Агымдагы елның гыйнвар аеннан "Дәүләт урыннарында эшләүчеләр һәм башка кешеләрнең чыгымнары керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында" Федераль закон гамәлгә кертелде.
Закон нигезендә, муниципаль урыннарда даими нигездә эшләгән һәм Россия Федерациясе, муниципаль берәмлекләрнең законнары һәм норматив актлары билгеләгән исемлекләргә кертелгән муниципаль хезмәтләрдә эшләгән затларның, шулай ук аларның тормыш иптәшләре һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары контрольгә алына.
- Гади генә әйткәндә, чиновникларның чыгымнары керемнәренә тәңгәл килергә тиеш, - дип ачыклык кертте район прокуроры Дамир Яфизов. - Башкача булса, күңелсез хәлләр килеп чыгуын көт тә тор. Хәзер һәр сатып алынган җир участогы, башка күчемсез милек объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр (катнашу өлеше, оешмаларның устав капиталындагы пайлар) өчен, килешүнең суммасы бу затның һәм аның тормыш иптәшенең килешү төзелүеннән алдагы өч елда алынган уртак керем суммасыннан артып китсә, закон билгеләгән тәриптә отчет бирергә кирәк була. Шулай ук һәр килешү өчен тотылган керем чыганаклары турында да ачыклык кертергә кирәк булачак. Федераль закон нормаларыннан чыгып билгеләнгән бу бурыч 2012 елның 1 гыйнварыннан башлап төзелгән килешүләргә кагыла.
Дәүләт урыннарында эшләүче затлар һәм башка затлар чыгымнарының керемнәренә туры килүен контрольдә тоту чиновникларны коррупциядән читтә торырга мәҗбүр итәчәк.
Контроль Закон кысаларында алып барылачак, тикшерелә торган кеше бу турыда алдан кисәтелә. Тикшерү барышында чиновникны хәтта вакытлыча эштән азат итәргә мөмкиннәр, тик аңа бу чор өчен хезмәт хакы түләнә. Чиновник кирәкле мәгълүматларны бирүдән баш тартса, аны эштән азат итәргә тиешләр. Чыгымнары керемнәреннән артып китсә, прокурор тикшерүе үткәреләчәк. Ә тикшерү милекнең гадел булмаган юл белән сатып алынуын күрсәтсә, ул дәүләт файдасына читләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев