28 февраль 2014 яңалыклары
-
Киләчәккә ышаныч белән карый
Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре бүгенге көндә чәчүлек орлыгын язгы чәчүгә хәзерләү белән мәшгуль.
-
Уңышлы чыгыш ясадылар
Казанда үткән республика лигасы аттестациясе нәтиҗәләре буенча безнең районда каратэ белән шөгыльләнүчеләр саны 9 кешегә артты. Аттестация барышында беренче урта мәктәп укучысы Александр Понасенко үзен яхшы яктан күрсәтте. Яхшы техникага ия булуы һәм җитезлеге аркасында ул каратэ спорт иерархиясенең берьюлы ике баскычына күтәрелеп, 9 кю урынына 9Н кю данына ия...
-
Көчлеләр җиңде
2000 елда туган укучылар арасында мини-футбол буенча район беренчелегенә үткәрелгән ярышларда сигез команда катнашты. Турнирны балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге оештырды. Алдагы уен нәтиҗәләре буенча финалда 2нче һәм 1нче мәктәпнең беренче команда футболчылары очрашты. Нәтиҗәдә 5:0 исәбе белән икенче урта мәктәп командасы җиңүгә иреште. Өченче урын өчен ярышта Антоновка командасы 2нче...
-
Яшь спортчының зур җиңүе!
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власовның шәкерте Игорь Бондарев Зәйдә үткәрелгән Бөтенроссия "Яшь динамочы" ярышларында чаңгы эстафетасында җиңеп чыкты һәм шәхси узышта икенче урынны алды. Бәйгедә спорт мәктәпләреннән 1996-1998 елда туган иң яхшы чаңгычылар катнашты. Ирекле стиль белән 10 километрлы дистанциядә уңышлы чыгышы өчен безнең спортчы кубок, медаль, грамота белән...
-
Ак мәчеттә бәйрәм
23 февральдә, якшәмбе көнне, Болгардагы бик матур Ак мәчеттә конкурс үткәрелде. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышына багышланган сораулардан торды. Аны Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте оештырды. Жюри рәисе Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров булды, аның составына "Зәкят" хәйрия фондының генераль директоры Илнур Вәлиев, Спас районы...
-
Исәнлек көн дә кирәк
Сәламәтлек саклау белән бәйле булган бер генә мәсьәлә дә битараф калдырмаска тиеш. Әле шушы көннәрдә генә район хастаханәсе медицина советының киңәйтелгән утырышында узган ел башкарылган эшләрне барлаганда, киләчәккә яңа планнар билгеләгәндә, сәламәтлек саклау системасында булган үзгәрешләрнең берсе дә игътибардан читтә калмады.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
ТР Президенты Указы белән Спас районы "Болгар Арыш" ЯАҖ машина йөртүчесе Кузьмин Сергей Степановичка "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелгән. * * * Озак еллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә керткән өлеше өчен Спас районы "Юрков Сергей Николаевич" крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Карпеев Александр...
-
Кешеләрнең батырлыгы онытылмый
Шәһәр һәм район гомуми белем бирү мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы тәмамланды.
-
Республика беренчелегенә әзерләнәләр
Данила Вихлянский дзюдо буенча Димитровградның ачык беренчелегендә җиңеп чыкты. Ул 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясап, биш көрәштә дә җиңү яулады. Владимир Борюшкинның башка шәкертләре дә бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар. Мәсәлән, 66 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Ришат Сәгыйров өч көрәштә отып, берсендә җиңелеп, өченче урынны алды. Ике көрәшчегә...
-
Яңа җитәкче билгеләнде
Спас районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире итеп Гүзәл Низамова билгеләнде. Моңарчы ул биредә белгеч булып эшли. Ирина Выжлова эшеннән үз теләге белән киткән.
-
“Рассвет” яңа урынга күчте
"Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәге күптән түгел яңа урынга күчте. Көн саен бик күп кешеләр мөрәҗәгать итә торган әлеге учреждение Пионер урамындагы 21 нче йортта (элеккеге кунакханә бинасы) урнашкан. Шулай ук телефон номерлары да үзгәрде. Төгәлрәк мәгълүматлар алу өчен 3-13-27 (гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге) номеры буенча шалтырата...
-
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды
Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган "Славянского слова узорная вязь" балалар һәм яшүсмерләр әдәби иҗат конкурсына йомгак ясалды Конкурс узган ел славян басма язуы һәм мәдәниятының 1150 еллыгына багышланды. "Проза" номинациясендә Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы Илназ Фәйзиев, "Шигърият" номинациясендә шул ук мәктәпнең 4 нче класс укучысы Илназ Мөхәммәтҗанов...
-
Иртәгә – алдынгылар слеты
Бу шимбәдә район халык хуҗалыгы алдынгыларының традицион слеты уздырылачак. Район җитәкчеләре һәм килгән кунаклар механизаторлар, терлекчеләр, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, бухгалтерлар, шоферлар, предприятие, оешма һәм хуҗалыклардан килгән вәкилләрне ирешкән уңышлары белән котлаячак. Әлбәттә инде, хезмәт алдынгыларына тантаналы шартларда дипломнар һәм премияләр дә тапшырылачак. Үзешчән артистлар чыгышы да көтелә. Кыскасы, туган...