Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Исәнлек көн дә кирәк

Сәламәтлек саклау белән бәйле булган бер генә мәсьәлә дә битараф калдырмаска тиеш. Әле шушы көннәрдә генә район хастаханәсе медицина советының киңәйтелгән утырышында узган ел башкарылган эшләрне барлаганда, киләчәккә яңа планнар билгеләгәндә, сәламәтлек саклау системасында булган үзгәрешләрнең берсе дә игътибардан читтә калмады.

Марина ЗАЙЦЕВА
Баш табиб Егор Самохвалов докладында билгеләп үтелгәнчә, соңгы берничә елда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы буенча район хастаханәсенә капиталь ремонт ясау белән бәйле булган зур күләмдә эшләр башкарылган. Аерым алганда, балалар бүлеге, балалар тудыру, терапия, хирургия бүлекләре, поликлиника ремонтланган. Узган ел Урта Йорткүлдә яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы ачылган, Кураловодагы табиблык амбулаториясе төзекләндерелгән. Башка авыллардагы сәламәтлек саклау учреждениеләренә ремонт ясалырга тиеш.
"Доступная среда" социаль программа кысаларында, район хастаханәсе ишекләре яңартып ясалды, биредә шулай ук пандуслар куелган. Поликлиникада хәзер өске катларга лифт белән күтәрелергә була, санузелларга махсус тотына торган җайланмалар куеп чыкканнар.
Кайбер бүлекләрдә яңа медицина кирәк-яраклары урнаштырылган. Аерым алганда, балалар тудыру бүлегенә яңа туган балаларның үпкәсенә ясалма вентиляция ясау аппараты кайтарылган.
Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы артуы турында да әйтми булмый: район табибларыныкы, мәсәлән, 33 мең сумнан артып китә, урта медицина хезмәткәрләренеке -18 мең сумга якын. Узган ел хастаханәдә югары белемле дүрт белгеч эшли башлаган. Хәзер безнең районнан Казан медицина университетында махсус юллама белән 8 студент белем ала. Шулай да әлегә район хастаханәсендә егермедән артык вакантлы урын бар.
1900дән артык кеше диспансерлаштыру (план буенча 3500 булырга тиеш) үтте. Бер караганда, бу начар күрсәткеч түгел. Районның һәр кешесе дә планлы медицина тикшерүе узарга тиеш, чөнки теләсә кайсы чирне башлангыч чорда ачыклау һәм дәвалау күпкә җиңелрәк.
Баш табиб урынбасары Наилә Мистахова халыкка күрсәтелүче хезмәтнең сыйфат ягына тукталды. Узган ел хастаханә администрациясенә 14 жалоба алынган. Шәһәр халкы табибларның начар эшләвеннән зарланган. Унике очракта эш кешеләр файдасына хәл ителгән. Теләге булган һәр кеше дә "Кайнар линия"гә шалтыратып үзен борчыган проблемалар белән бергә, медицина тармагына кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерә ала.
Район башлыгы Камил Нугаев утырышка йомгак ясап, сәламәтлек саклау эшенең төп күрсәткече булып туучылар һәм үлүчеләр арасындагы аерма санала, дип ассызыклады. Узган ел йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан -146, онкологиядән 33 кеше үлгән. Туберкулезның "яшәрә" баруы да күңелдә зур борчылу тудыра. Районда, мәсәлән, балалар арасында да туберкулез белән авыру очраклары теркәлгән. Үткән ел туберкулездан 5 кешенең үлүе сагаерга мәҗбүр итә.
Хастаханәдә хәзер туберкулез бүлеге юк, димәк, әлеге чир белән авыручыларны тиешенчә дәвалау мөмкинлеге дә юк, дигән сүз. Туберкулезның ачык формасы белән авыручыларны мәҗбүри рәвештә Казанга озаталар. Әмма барысы да ярты еллык дәвалану курсларын үтәргә теләмиләр, хастаханәдән качып кайтучылар да юк түгел. Моның гаиләдәге башка кешеләр сәламәтлегенә никадәр зур куркынңыч тудыруы турында әйтеп торуның кирәге юк.
Утырышта коллективта хәл ителергә тиешле башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Хастаханә коллективында гомерләренең күп елларын кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган, эшләренең чын осталары булган кешеләр бик күп. Утырышта бер төркем медицина хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр бирелде. Мәсәлән, табиб-педиатр Резедә Хаҗиева, балалар тудыру бүлеге акушеры Надежда Кузнецова, инфекция бүлеге мөдире Владимир Ергачевка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, физиотерапия кабинеты шәфкать туташы Гөлшат Дәүләтовага, Ямбакты фельдшер-акушерлык пункты мөдире Вәсилә Мөхәммәтшинага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Терапия бүлеге мөдире Александр Корниловка, балалар консультациясе шәфкать туташы Наталья Комягинага Спас муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Терапия бүлеге шәфкать туташы Ирина Изотова, медицина теркәүчесе Лидия Кузина, газ котельные операторы Павел Салмин район хастаханәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев