Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Киләчәккә ышаныч белән карый

Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре бүгенге көндә чәчүлек орлыгын язгы чәчүгә хәзерләү белән мәшгуль.

Олег ПАХОМОВ
Әле кыш дәвам итүенә карамастан, хуҗалыкта инде чәчүлек фонды турында кайгырта башлаганнар. Күптән түгел генә кукуруз орлыгы алып кайтканнар. Агроном Андрей Шиковның сүзләренә караганда, перспективалы сортлы чәчүлек орлыгын куллану нәтиҗәсендә, былтыр бу культура гектарыннан 350 центнердан артык уңыш биргән. Бу, үз чиратында, хуҗалыктагы терлекләрнең рационын бермә-бер баеткан. Быел терлекләрнең баш саны тагын да арткан, ә күптән түгел Балтач районыннан холмогор токымлы 20 тана алып кайтканнар. Шуңа күрә кукуруз мәйданын 50 гектардан 70кә арттырырга булганнар.
- Башка чәчүлек орлыкларын да хәзерли башладык, - ди агроном Андрей Шиков. - Безнең эшчеләр тырыш, үз бурычларын җиренә җиткереп башкаралар. Шактый тәҗрибә туплаганнар. Булган чәчүлек орлыкларын инде өченче тапкыр эшкәртәбез: 1200 гектар мәйданга 360 тонна чамасы чәчүлек орлык кирәк булачак. Көзге культуралар өчен арыш һәм бодайның перспективалы сортларын чәчтек, яз көне арпа һәм сабан бодае орлыгының бер өлешен яңартырга җыенабыз.
Хуҗалыкта заманча агротехника чараларыннан артта калмаска тырышалар, шуңа күрә хәтта иң корылыклы елларда да ярыйсы гына уңыш алганнар. Монда агрономның да хезмәте зур. Андрей Аркадьевич районның авыл хуҗалыгы тармагында инде чирек гасыр хезмәт куя. Юрков хуҗалыгына килгәнче, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, озак еллар ат заводында эшләгән.
- Бик тәҗрибәле белгеч, - ди аның турында хуҗалык җитәкчесе. - Үз эшенең нечкәлекләрен яхшы белә, эш сөючән, теләсә нинди хәлдән чыгу юлын табарга сәләтле. Кешеләр белән уртак тел таба, бер үк вакытта таләпчән дә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган ел нәтиҗәләре буенча игълан иткән "ТРның иң яхшы 500 авыл хуҗалыгы белгече" конкурсы нәтиҗәләре буенча Андрей Шиков "Иң яхшы агроном" номинациясендә грант ала. Ул мактанырга яратмый, бу уңышны киләчәктә тагын да яхшырак эшләү өчен этәргеч дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев