Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уңышлы чыгыш ясадылар

Казанда үткән республика лигасы аттестациясе нәтиҗәләре буенча безнең районда каратэ белән шөгыльләнүчеләр саны 9 кешегә артты. Аттестация барышында беренче урта мәктәп укучысы Александр Понасенко үзен яхшы яктан күрсәтте. Яхшы техникага ия булуы һәм җитезлеге аркасында ул каратэ спорт иерархиясенең берьюлы ике баскычына күтәрелеп, 9 кю урынына 9Н кю данына ия...

Казанда үткән республика лигасы аттестациясе нәтиҗәләре буенча безнең районда каратэ белән шөгыльләнүчеләр саны 9 кешегә артты.
Аттестация барышында беренче урта мәктәп укучысы Александр Понасенко үзен яхшы яктан күрсәтте. Яхшы техникага ия булуы һәм җитезлеге аркасында ул каратэ спорт иерархиясенең берьюлы ике баскычына күтәрелеп, 9 кю урынына 9Н кю данына ия булды. 1нче мәктәп укучылары Алина Смоленцева, Антон Рачков, 2нче мәктәп укучылары Сергей Петров, Олег Титов, Өчкүл мәктәбе укучылары Владимир һәм Дмитрий Шероновлар, Владимир Шарлаимов, Михаил Лазутин, Тәлгат Хәмидуллин 11кю (кызгылт-сары сызыклы ак билбау) дәрәҗәсен алдылар.
Яшь спортчылар күңел ачу программасы кысаларында Җиңү паркында булдылар, хәрби техниканы карадылар һәм фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев