Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

ТР Президенты Указы белән Спас районы "Болгар Арыш" ЯАҖ машина йөртүчесе Кузьмин Сергей Степановичка "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелгән. * * * Озак еллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә керткән өлеше өчен Спас районы "Юрков Сергей Николаевич" крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Карпеев Александр...

ТР Президенты Указы белән Спас районы "Болгар Арыш" ЯАҖ машина йөртүчесе Кузьмин Сергей Степановичка "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелгән.
* * *
Озак еллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә керткән өлеше өчен Спас районы "Юрков Сергей Николаевич" крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Карпеев Александр Викторовичка ТР Президентының Рәхмәте белдерелгән.
* * *
"Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ директоры Кривошеев Александр Михайлович Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
* * *
"Антошка" балалар бакчасы тәрбиячесе Сабирова Алсу Исмәгыйль кызы, 1нче урта мәктәп нең физика укытучысы Павлова Марина Робертовна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
* * *
Педагог Лисюк Ольга Александровна "Мәгариф тармагында ирешкән уңышлары өчен" күкрәк билгесе, коррекция мәктәп-интернат тәрбиячесе Калюшина Галина Александровна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгәннәр. Аларның үсеп килүче буынган тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары, мәгариф системасында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнгән.
* * *
ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Вәлиев Фоат Вәли улы Спас муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев