Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Республика беренчелегенә әзерләнәләр

Данила Вихлянский дзюдо буенча Димитровградның ачык беренчелегендә җиңеп чыкты. Ул 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясап, биш көрәштә дә җиңү яулады. Владимир Борюшкинның башка шәкертләре дә бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар. Мәсәлән, 66 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Ришат Сәгыйров өч көрәштә отып, берсендә җиңелеп, өченче урынны алды. Ике көрәшчегә...

Данила Вихлянский дзюдо буенча Димитровградның ачык беренчелегендә җиңеп чыкты.
Ул 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясап, биш көрәштә дә җиңү яулады. Владимир Борюшкинның башка шәкертләре дә бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар. Мәсәлән, 66 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Ришат Сәгыйров өч көрәштә отып, берсендә җиңелеп, өченче урынны алды. Ике көрәшчегә дә медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Ә Данил Кузьмичев 46 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә 5-6 урыннарны бүлеште.
Хәзер безнең спортчыларны "Олимп" спорт комплексында 1 мартта үтәчәк самбо буенча республика беренчелеге ярышлары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев