Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь спортчының зур җиңүе!

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власовның шәкерте Игорь Бондарев Зәйдә үткәрелгән Бөтенроссия "Яшь динамочы" ярышларында чаңгы эстафетасында җиңеп чыкты һәм шәхси узышта икенче урынны алды. Бәйгедә спорт мәктәпләреннән 1996-1998 елда туган иң яхшы чаңгычылар катнашты. Ирекле стиль белән 10 километрлы дистанциядә уңышлы чыгышы өчен безнең спортчы кубок, медаль, грамота белән...

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власовның шәкерте Игорь Бондарев Зәйдә үткәрелгән Бөтенроссия "Яшь динамочы" ярышларында чаңгы эстафетасында җиңеп чыкты һәм шәхси узышта икенче урынны алды.
Бәйгедә спорт мәктәпләреннән 1996-1998 елда туган иң яхшы чаңгычылар катнашты. Ирекле стиль белән 10 километрлы дистанциядә уңышлы чыгышы өчен безнең спортчы кубок, медаль, грамота белән бүләкләнде. Аңа шулай ук март башында Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелегендә чыгыш ясау хокукы бирелде.
4х5 километрлы эстафетада өченче этапта чыгыш ясап, ул Татарстан җыелма командасын беренче урынга чыгарды.
Игорьның уңышлы чыгыш ясавы нәтиҗәсендә безнең егетләр командасы бу ярышларда 40 команда арасында 12нче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев