7 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Дуслык һәм бердәмлек ярдәм итә
Бу атна башында, Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре алдыннан, район Мәдәният йортында Спас районында яшәгән төрле милләт кешеләренең "Без - бер гаилә"дигән халык иҗаты фестивале булды.
-
Дмитрий Борюшкин – җиңүче!
Тренер Владимир Борюшкин шәкерте Дмитрий Борюшкин юниорлар арасында дзюдо буенча беренчелектә алтын медальгә һәм Чемпион кубогына ия булды. Бу ярышларда мондый зур уңыш безгә әле беренче тапкыр гына елмайды.
-
Яшь футболчылар – икенче
Безнең команда кече яшьтәге группалар арасында мини-футбол буенча республика беренчелегенә зона турнирында икенче урынны алды. Ярышлар Аксубайда булды. Беренче уенда безнең спортчылар Нурлаттан килгән яшьтәшләрен киеренке көрәштә 3:2 исәбе белән җиңделәр. Безнекеләрдән бөтен тупны Илдар Литвинов кертте. Илдар безгә күптән түгел Украинадан кайтты һәм беренче көннәрдән үк үзенең яраткан спорт...
-
Бик күңелле булды
Ямбакты балалар бакчасында тәрбия чаралары еллык планга таянып уздырыла. Октябрь аенда "Без китаплар яратабыз" ункөнлеге уздырылды. Бу - балаларга кечкенәдән китапка карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды. Тәрбияче балалар белән нинди генә тәрбия чаралары планлаштырмады: мәктәп китапханәсенә, авыл китапханәсенә экскурсияләр, әңгәмәләр, викториналар... "Без китап докторлары" дигән тема астында практик эш...
-
Гомер юкка үтмәгән...
Светлана Демина район урман хуҗалыгында утыз биш елдан артык хезмәт куйган. Ә бит барысы да балачак мавыгуыннан башланып китә...
-
Җинаять эше кузгатылды
Үзенең күршесен кыйнаган Әҗмәр авылы кешесенә закон каршында катгый җавап бирергә туры киләчәк. Ул исерек килеш күршесенә кунакка керә. Күрше хатын-кыз ишек алдында нидер эшләп йөргән була. Ике арада тавыш чыга, тарткалаша башлыйлар һәм исерек аны кыйнарга ябыша, каты итеп башына суга. Зыян күрүче полициягә хәбәр итә һәм сугыш чукмарына...
-
Имтихан тапшыру өчен инша язарга кирәк
2014-2015 нче уку елында Россия мәктәпләрендә чыгарылыш имтиханнарына кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Шуларның берсе - алдан сочинение язу. Чыгарылыш класс укучылары өчен яңа сынауның үзенчәлеге нидән гыйбарәт?
-
Кадетлар ант бирделәр
Бу уңайдан район Мәдәният йортында тантаналы кичә үтте. Егерме биш кадет Ватанга һәм үз хыялларына тугрылыклы булырга ант бирделәр. Шуннан соң алар гади укучылар гына түгел, чын кадетлар булдылар. Бу аларның һәрберсенә үзләре башкарган эшләре, кылган гамәлләре өчен җаваплылык өсти. Кара төстәге костюм бүгенге көннән аларның тантаналы формасына әйләнә. Район...
-
Чамасын белергә кирәк
Шартлату куркынычы барлыгы турында полициягә хәбәр итүченең гамәле РФ Җинаятьләр кодексының 207 маддәсенә туры килә һәм терроризм акты турында ялган хәбәр буларак квалификацияләнә. Эчке эшләр бүлегенә бер ир кеше шалтырата, ул үзе белән таныштыра, адресын әйтә һәм Лихачев урамындагы шәхси йортны шартлатырга әзерләнүләре турында хәбәр итә. Ул шулай ук хужа...
-
Үткәннәр онытылырга тиеш түгел
Ким урта мәктәбе укучылары, "Болгар" эзләнү отрядында катнашучылар солдат каберлекләрендә һәм һәйкәл яннарында тәртип урнаштыру буенча чираттагы акция үткәрделәр. Алар бу эшне укытучы Борис Андриянов җитәкчелегендә башта үз авылларында эшләделәр, аннары Кузнечихага бардылар. Биредә авыл янында гына сугыш вакытында хәрби заданиене үтәгәндә һәлак булган ике очучы күмелгән. Кайтканда Антоновка авылы...
-
Истә калырлык булды
Балалар иҗат йол ртына йөрүчеләр күптән түгеКазанга циркка бардылар. Алар "Венгрия циркы һәм Юрий Никулин циркы" программасын карадылар. Акробатлар, гимнастлар, клоуннар, эквилибристлар чыгышы аларда онытылмас тәэсир калдырды. Бу сәяхәтне иҗтимагый "Наз" хәйрия фонды оештырды.
-
Кыен, ләкин бик кирәк хезмәт
10 ноябрь - Россия Федерациясе Эчке эшләр органы хезмәткәрләре көне. Эчке эшләр подполковнигы Евгений Байкин бу системада егерме елдан артык эшли. Ул Спас районы эчке эшләр бүлегенең штаб җитәкчесе. Аның җитәкчелегендә оператив хәлләргә анализ ясала һәм районда җинаятьчелекне ачу эшен камилләштерүгә кагылган тәкъдимнәр әзерләнә. Үз бурычына Евгений Валентинович бик җаваплы...