Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Килешүне ничек теркәргә?

Күчемсез милекне сату-сатып алу килешүе - бик җитди һәм җаваплы адым. Кешедә килешүне теркәү, аерым алганда, объектның бәясе күрсәтелгән пункт буенча сораулар килеп туарга мөмкин. Еш кына кешеләр объектның чын бәясе урынына аның кәгазьдә билгеләнгән кыйммәтен күрсәтеп, бу ике төшенчәнең төрле булуын исәпкә алмыйлар. Бер-берсенә нык охшаган бу ике төшенчәнең...

Күчемсез милекне сату-сатып алу килешүе - бик җитди һәм җаваплы адым. Кешедә килешүне теркәү, аерым алганда, объектның бәясе күрсәтелгән пункт буенча сораулар килеп туарга мөмкин. Еш кына кешеләр объектның чын бәясе урынына аның кәгазьдә билгеләнгән кыйммәтен күрсәтеп, бу ике төшенчәнең төрле булуын исәпкә алмыйлар. Бер-берсенә нык охшаган бу ике төшенчәнең аермасы нәрсәдә һәм аларны дөрес кулланмаган очракта нинди хәлләр чыгуы турында безгә Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе аңлатма бирде.
"Россия Федерациясе Гражданлык кодексы буенча, сатыла торган милекнең бәясе күчемсез милекне сату килешүенең мөһим шарты булып тора, күчемсез милек объектының бәясе яклар килешүе буенча аерым әйбергә куелган ныклы бер бәя буларак билгеләнә. Шулай итеп, сату-сатып алу килешүенең бәясе - килешүдәге бер якның икенче якка түләргә тиешле акчасы", - дип аңлаттылар безгә ведомствода.
"Объектның бәясенә килгәндә, һәр күчемсез милек объекты өчен ул берничә булырга мөмкин, чөнки алар төрле алымнар белән билгеләнә, бер-берсенә туры килергә яки килмәскә мөмкин".
"Шулай итеп, килешүдә күчемсез милекнең бәясе язылган булса, гамәлдәге закон нигезендә, дәүләт теркәүчесенең бу килешүне туктатып торырга хакы бар" - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Шуңа күрә килешү төзегәндә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе килешүнең объект бәясе күрсәтелгән пунктына игътибар бирергә һәм килешү буенча исәп-хисапны дәүләт теркәвенә кадәр түгел, ә аны үткәннән соң гына, шул исәптән банк ячейкаларыннан файдаланып, ясарга киңәш бирә.
Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев