Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Кагыйдәләр катгый үтәлергә тиеш

Районда узган ел янгыннардан халыкка 4 миллион сумнан артык зыян килгән. Районның янгын куркынычсызлыгы җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр иткәнчә, янгын 20 торак йорт һәм каралты-кураны юк иткән яки аларга зыян килгән. Янгыннарның күбесе торак секторда килеп чыккан, анда бер кеше һәлак булган. Янгын чыгу сәбәпләре билгеле - ут белән саксыз...

Районда узган ел янгыннардан халыкка 4 миллион сумнан артык зыян килгән.
Районның янгын куркынычсызлыгы җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр иткәнчә, янгын 20 торак йорт һәм каралты-кураны юк иткән яки аларга зыян килгән. Янгыннарның күбесе торак секторда килеп чыккан, анда бер кеше һәлак булган.
Янгын чыгу сәбәпләре билгеле - ут белән саксыз эш итү, электр җайланмаларын, газ плитәсе, төтен юлларын урнаштыру һәм алардан файдалану тәртибен бозу, шулай ук берничә ут төртү, яшен сугу сәбәпле ут чыгуы теркәлгән.
Хәзерге вакытта янгыннан саклану һәм янгын часте хезмәткәрләре үткәргән "Торак-2014" профилактика операциясе барышында 1260тан артык йорт тикшерелгән, анда барлыгы 3800дән артык кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.
Фатир һәм йорт хуҗаларына бу кимчелекләрне тиз арада бетерергә кушылган, чөнки янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү - торакны һәм милекне ут-күздән саклауның төп гарантиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев