Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Фатир документлары югалган: нәрсә эшләргә?

Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе гражданнар өчен иң актуаль мәсьәләләр буенча язмалар бирүен дәвам итә. Бүген без фатирга документларын югалтучылар алдында торган сорауга җавап бирәбез. Бу очракта нәрсә эшләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Үзегезнең күчемсез милекне мошенниклардан ничек сакларга? Бу турыда сезгә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең документлар кабул итү-бирү бүлеге җитәкчесе...

Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе гражданнар өчен иң актуаль мәсьәләләр буенча язмалар бирүен дәвам итә. Бүген без фатирга документларын югалтучылар алдында торган сорауга җавап бирәбез. Бу очракта нәрсә эшләргә?
Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Үзегезнең күчемсез милекне мошенниклардан ничек сакларга? Бу турыда сезгә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең документлар кабул итү-бирү бүлеге җитәкчесе Ада Зәйдуллина җавап бирә.
"Янгын вакытында, я булмаса түбәдән су агу нәтиҗәсендә документлар бозылганда, яки урланган очракта аларны яңартырга кирәк булачак" - дип аңлатты Ада Зәйдуллина.
Моны эшләү кыен түгел. Дәүләт теркәве турында яңа таныклыкны гариза язып тапшырганнан соң алырга мөмкин. Моның өчен үзегез белән шәхесне раслаучы документыгыз булырга тиеш һәм физик затлар өчен 200 сум күләмендә (юридик затлар өчен 600 сум) дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Гади формада язылган тиешле документларның расланган күчермәләрен законлы хуҗалары таләбе нигезендә, 5 көн эчендә әзерләп бирәләр. Һәр документ өчен физик затларга - 200 сум, юридик затларга 600 сум акча түләргә кирәк.
Игътибарлы булыгыз, әгәр документ нотариуста расланган икән, турыдан-туры нотариуска мөрәҗәгать итәргә. Әгәр документлар дәүләт власте яки җирле үзидарә тарафыннан бирелсә, документ бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Әгәр дә сез документларыгыз урланган дип шикләнсәгез һәм милкегезгә карата законсыз эшләр кылулары бар дип курыксагыз, дип кисәтә Ада Зәйдуллина, сездән башка барлык теркәү эшләрен тыю турында гариза язып кертә аласыз. Бу очракта мошенниклар сезнең документлар белән берни эшли алмаячак.
Матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев