Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Белешмә шактый мәгълүмат бирә

Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсендә гражданнар арасында иң кирәкле хезмәтләрнең берсе - күчемсез милек хокуклары һәм аның белән килешүләргә Бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар алу, икенче төрле әйткәндә, күчемсез милек объектына ЕГРПдан бирелә торган күчемсез милек объектының арест астында булмавы турында белешмә. Ел саен Росреестр 500 меңнән артык шундый белешмә бирә.

Мондый белешмә күчемсез милек белән теләсә нинди килешүләр төзегәндә кирәк. Гадәттә кешеләр бу мәгълүматны ипотека кредиты алганда банкка тапшыру, объектларның чисталыгын тикшерү өчен сорап алалар, шулай итеп бу документ күчемсез милек сатып алучыга объектның тарихын, башка мәгълүматларны ачыкларга ярдәм итә.
Идарә исегезгә төшерә, 1 октябрьдән башлап, закондагы үзгәрешләр гамәлгә кертелү нәтиҗәсендә, күчемсез милек хокукларының барлыкка килүе һәм күчүен дәүләт теркәве хәзер милек хокукы турында таныклык белән генә түгел, хокук хуҗасының теләге буенча ЕГРПдан белешмә белән дә тулыландырырга мөмкин. Милек хокукы турында таныклык бары тик кәгазь формада гына бирелә. Бу яңалык күчемсез милек белән әлегә кадәр шактый очраган мошенниклык операцияләренең санын киметергә тиеш. Эш шунда ки, реестрда таныклыкка кертелмәгән мәгълүматлар да булырга мөмкин, чөнки таныклык ул кайчандыр теркәлү үткәрелгән булу фактын гына раслый. Мәсәлән, фатир банкта залогта булырга, аңа арест ясалган булырга мөмкин.
Күчемсез милек белән мошенниклар гамәленнән саклый торган башка яңалыклар да бар. Хәзер һәр күчемсез милек объекты хуҗасы Росреестрга аның милке белән теләсә нинди килешүләр күз алдында үткәрелергә тиеш, дигән гариза бирә ала. Гамәлләрне тыю турында язма ЕГРПга кертелеп, аны күчемсез милек хуҗасының гаризасы, суд карары, шулай ук милек хокуклары күчкәннән соң теркәүче карары белән генә гамәлдән чыгарырга була.
Моннан тыш, хәзер нотариус соратуы буенча Идарә, башка мәгълүматлардан тыш, хокук иясенең юридик сәләтсезлеген (недееспособный) яки юридик сәләте чикле булуы турында мәгълүмат бирәчәк. Яңа законда шулай ук аларның үтәлүен тикшерү вакытында прокуратураның ЕГРПдан яшерен мәгълүматлар алу мөмкинлеге дә ачыкланган.
Хәзер ЕГРПдан белешмәне (выписка) өйдән чыкмыйча гына соратып алырга була. Моның өчен Росреестр Идарәсенең www.to16.rosreestr.ru рәсми сайтына кереп, "Электронные услуги" бүлеген сайлап алырга, аннары кирәкле запросны табып, гади генә форманы тутырырга кирәк булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X