Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Закондагы үзгәрешләр һәм сыйфатсыз товарлар турында

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге алкоголь продукциясенең әйләнешен тәртипкә салучы законда үзгәрешләр барлыкка килүе турында хәбәр итеп, кулланучылар хокукларына караган кайбер башка сорауларга җавап бирә.

22 июльдән "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү, аларның әйләнеше һәм алкоголь продукциясен куллануны чикләүне дәүләт тәртипкә салуы турында" федераль законга кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керде.
Аерым алганда, 16 маддә җирле вакыт буенча 23 сәгатьтән алып сәгать 8гә кадәр барлык алкоголь продукциясен (алкоголь продукциясен җәмәгать туклану оешмаларында сатудан тыш) сатуны тыя.
Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату предприятиеләренә
элеккечә үк әзер продукциянең 15 процентыннан артык этил спирты тәшкил иткән куәтле эчемлекләрне ваклап сату 22 сәгатьтән сәгать 10га кадәр тыелганын онытмаска кирәк.
2012 елның 1 июленнән алкоголь продукциясе төшенчәсе аныкланып, аңа составында этил спирты 0,5 проценттан артык тәшкил иткән азык-төлек, шул исәптән сыра да керәчәк.
Киләчәктә сыра сатуны тыю чаралары тагын да көчәйтеләчәк. 2012 елның июленнән башлап куәтлелеге 5 градустан арткан сыра урам киосклары һәм ларёкларында сатылмаячак. Моннан тыш, сату вакыты да чикләнәчәк. 2013 елның гыйнварыннан бу чикләүләр теләсә нинди куәтлелектәге сырага кагылачак. Россия Федерациясе хөкүмәте бу закон кагылмаган азык-төлек исемлеген билгеләячәк (мәсәлән, квас, кымыз һәм башкалар).
Закон барлык җәмәгать урыннарында алкоголь эчемлекләрен куллануны тыя (җәмәгать туклану предприятиеләрендә сатып алынып, шунда ук эчелгән алкоголь продукциясе һәм сырадан башка).
Моннан тыш, 2012 елның 1 гыйнварыннан 7 градуска кадәр алкогольле эчемлекләр 330 миллилитрдан зур булмаган савытларда гына чыгарылачак. Мондый продукциянең әйләнеше 2013 елның 1 гыйнварына кадәр күздә тотыла.
2011 елның 21 июлендә РФ Президенты тарафыннан "Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сатуны булдырмау чараларын көчәйтү буенча Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законына кул куелды.
Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен саткан өчен, әгәр бу җинаять җәзасы бирерлек бозу булмаса, гражданнарга - өч мең сумнан биш мең сумга кадәр, урыннардагы кешеләргә - ун мең сумнан алып егерме мең сумга кадәр, ә юридик затларга сиксән мең сумнан йөз мең сумга кадәр штраф салу күздә тотыла.
РФ Җинаятьләр кодексына 151.1 "Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сату" маддәсе кертелде. Аның нигезендә балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен саткан кеше шундый ук җинаять өчен йөз сиксән көн эчендә җаваплылыкка тартылган булса, аңа җинаять җәзасы бирелә.
Алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына кертелгән чикләүләр башкарылмаган очраклар яки алкоголь әйләнеше базарында башка бозулар турында Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының 8(84342) 5-49-56 "кайнар телефоны" буенча хәбәр итәргә мөмкин.
* * *
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында (uslugi.tatar.ru) яңа сервис эшли башлады. Бу хезмәттән кәрәзле телефон ярдәмендә, 5-114-115 номерына шалтыратып та файдаланырга мөмкин. Акча шалтырату өчен генә түләнә.
Алкогольнең чын булуын-булмавын ачыклау өчен, шешәнең капкачында күрсәтелгән (алкоголь Татарстанда эшләнгән булса) яки рәсемдәге штрих-кодтагы партиянең теркәү номерын кертергә генә кирәк. Алкогольле эчемлекнең исеме, шешәнең сыйдырышы, җитештерү вакыты һәм җитештерүче турында мәгълүматны алганнан соң, аны шешә этикеткасында күрсәтелгән мәгълүмат белән чагыштырырга кирәк.
Мәгълүматлар тәңгәл килсә, эчемлекнең легаль җитештерелгәненә һәм аның сыйфатлы булуына ышанырга мөмкин. Әгәр бу мәгълүмат тәңгәл килмәсә, сатып алудан баш тартып, Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының "кайнар телефоны" буенча хәбәр итәргә кирәк.
* * *
Сыйфатсыз товар сатып алган очракта, беренче чиратта үзеңнең таләпләреңне ачыкларга кирәк:
- шул ук маркалы (модельле) товарга алыштыру;
- бәясен яңадан санап, башка маркалы (модельле) товарга алыштыру;
- сатып алу бәясен киметү;
- товарның кимчелекләрен түләүсез бетерү яки бу максаттан киткән чыгымнарны кире кайтару;
- товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару (сату-сатып алу килешүеннән баш тарту).
Аннары сатучыга ике нөсхәдә эшләнгән язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренче нөсхәне сатучыга (яки башка җаваплы затка) тапшырып, дәгъваны кабул итү турында икенче нөсхәгә билге куюларын (исем, фамилия, эш урыны, көн, имза) таләп итәргә кирәк.
Әгәр сезнең дәгъваны кабул итүдән баш тартсалар, аның бер нөсхәсен почта аша заказлы хат белән (адресатка тапшырылуы күрсәтелергә тиеш) җибәрергә кирәк.
Сатучы Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы законы нигезендә түбәндәге көннәр эчендә сезнең таләпне канәгатьләндерергә тиеш:
- товарны алыштыру өчен 7-20 көн;
- товарны кире кайтару өчен 10 көн;
- товарның кимчелекләре (әгәр вакыты язма формада күрсәтелмәгән булса) кичектермичә, ягъни кимчелекне бетергәндә кулланыла торган гадәти ысул кулланып, мөмкин кадәр тизрәк вакыт эчендә бетерелергә тиеш. Әгәр товарның кимчелеген бетерү вакыты язма рәвештә күрсәтелгән булса, ул биш көннән дә артмаска тиеш.
Озак вакыт файдалана торган товарларга килгәндә исә, кулланучы үзенең дәгъвасын белдергән очракта аны ясаучы, сатучы яки вәкаләтле оешма яки вәкаләтле эшмәкәр өч көн эчендә кулланучыга озак вакыт файдалана торган товарны ремонтлау чорына шундый ук сыйфатларга ия булган товарның башкасын бушка бирергә һәм үз хисабына өенә илтеп куярга тиеш. Озак вакыт файдалана торган товарлар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.
Төзәтү, бәясен киметү, алыштыру өчен эре габаритлы һәм авырлыгы 5 килограммнан артып китүче товарны алып килү һәм аны кулланучының өенә яңадан китерү чыгымнарын сатучы үзе түли. Товарның кимчелеген бетергән вакытта аның гарантия срогы товар ничә көн файдаланылмаса, шулкадәр көнгә озайтыла.
Шунысын да әйтергә кирәк, сатып алынган катлаулы техник товарларда кимчелекләр булуы ачыкланганда, акчаны кире кайтару яки товарны алыштыру турында дәгъва товарны сатып алганнан соң 15 көн дәвамында гына белдерелергә мөмкин. Әлеге вакыт узганнан соң җитди кимчелекләр табылганда, кимчелекләрне бетерү вакыты үтәлмәгәндә яки кимчелекләрне берничә тапкыр бетереп тә, товарны гарантия срогы чыкканчы 30 көн дәвамында файдаланып булмаса, сатып алучының таләпләре канәгатьләндерелергә тиеш. Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган.
Чаралар күрелеп тә, тиешле нәтиҗәләр булмаган очракта, төгәл белешмәләр алу һәм үзегезгә ярдәм сорау максаты белән Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә мөрәҗәгать итә аласыз. Адрес: Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19 (тел. (884347) 3-03-05).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев