Спас районында беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр
Укучыларга өшү, пешү, имгәнү һәм кешенең гомеренә янаган башка хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәттеләр.
«Россия Кызыл Хачы» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге ТР Икътисад министрлыгының грант ярдәме белән республкиа халкын беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү буенча «Беренче секундтан» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында беренче ярдәм күрсәтү буенча икенче дәрес узды. Укуларда педагоглар, тәрбиячеләр, тренерлар, мәдәният, өстәмә белем бирү учреждениеләре вәкилләре – барлыгы 16 кеше катнашты.
Дәресне Россия Кызыл Хачының Татарстан төбәк бүлеге башкарма директоры, Татарстан Республикасында беренче ярдәм буенча региональ координатор Дмитрий Каменский үткәрде.
"Укытуда без Россия Кызыл Хачының эшчәнлеге, беренче ярдәмнең нәрсә икәнен һәм аның мөһимлеген аңладык. Беренче ярдәм күрсәтүнең хокукый аспектлары турында да аңлатып бирделәр. Шулай ук тормыш өчен куркыныч тудыручы төп хәлләр турында сөйләделәр. Минемчә, беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү мөһим, чөнки бу белемнәр кемнеңәдер гомерен саклап кала ала», – дип сөйләде Спас районында Россия Кызыл Хачыны вәкиле Нина Хәмидуллина.
Теорияне практик дәресләр белән ныгыттылар. Манекеннар ярдәмендә укучыларга өшегәндә, инсульт вакытында, пешкәндә, имгәнгәндә һәм башка хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәттеләр.
Укуны тәмамлаучыларга Россия Кызыл Хачының «Беренче ярдәм» программасы буенча уку узулары турында сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев