QR-кодларның срогы техник сәбәпләр аркасында кыскарган
Кодларның гамәлдә булу вакыты элеккечә үк калачак.
Бүген Дәүләт хезмәтләрее порталына керүчеләрне прививка ясату өчен бирелә торган QR-кодның гамәлдә булу вакыты ике тапкыр кимүе гаҗәпкә калдырды. Россия сәламәтлек саклау һәм сан үсеше министрлыгы бу хәлне порталда вакцинация турында сертификатның формасы яңаруы сәбәпле алып барылган техник эшләр белән аңлаттылар.
«Дәүләт хезмәтләре порталына керүчеләр 8 ноябрьдә иртәдән үк QR-кодларның гамәлдә булу срогы 12 айдан 6 айга кадәр кимүенә игътиибар иттеләр. Бу порталда алып барыла торган техник эшләргә бәйле. Хәзер портал элекке режимда эшли, QR-кодлар да элекке хәленә кайта башлады», — дип аңлаттылар ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев