Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Лагерьлар балаларны көтә

"Болгар" спорт-сәламәтләндерү лагеренда җәйге каникуллар вакытында 300дән артык бала ял итә алачак. Беренче смена 15 июньдә ачыла. Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов хәбәр итүенчә, барлыгы өч смена каралган, аларның соңгысы, узган елдагы кебек үк, профильле - православие юнәлешендә булачак. Юлламаның бәясе шактый кыйммәт - 9810 сум торса...

"Болгар" спорт-сәламәтләндерү лагеренда җәйге каникуллар вакытында 300дән артык бала ял итә алачак.
Беренче смена 15 июньдә ачыла. Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов хәбәр итүенчә, барлыгы өч смена каралган, аларның соңгысы, узган елдагы кебек үк, профильле - православие юнәлешендә булачак. Юлламаның бәясе шактый кыйммәт - 9810 сум торса да, ата-аналар аның 1500 сумын гына түли.
600 укучы көндезге мәктәп яны лагерьларына йөриячәк. Балалар тиешенчә ял итсен өчен биредә бөтен шартлар тудырылачак. Урта звено укучылары хезмәт һәм ял итү лагерьларында хезмәт терапиясе үтәчәк.
Районның 150 өлкән класс укучысы вакытлыча эшкә урнаштырылачак. Һәм, ниһаять, Идел буендагы Полянка "Аргамак" лагеренда традиция буенча 30 укучы ял итәчәк.
Финанслау республика һәм район бюджетлары аша башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял