«АЛМА» төркеме яңа клип чыгарды
Анда Казанның матурлыгы һәм куәте чагыла.
«АЛМА» төркеме яңа клип чыгарды. Анда коллективның туган якка булган мәхәббәте чагыла.
«Казан кайнап тора» җырының сүзләрен яшь авторлар: шагыйрь Булат Ибраһим, көйне Азат Гыймадиев иҗат итте, Риф Әхмәтов аранжировкасы.
Проект «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
«Казан кайнап тора» клибының сюжеты буенча популяр блогер Булат Казанга, әти-әнисенең туган ягына кайта. Анда язылучылары Аделина һәм Эмилия белән очраша һәм Казан буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыга. Кызлар үзләренең кумиры өчен кызыклы экскурсия программасы әзерләгәннәр: аңа Казан Кирмәнен, Болак буен, КФУ, Кабан күле янындагы яр буен, Камал театрының яңа бинасын, «Казан» гаилә үзәген, Бауман урамын, IT-парк, «Әкият» курчак театрын һәм башка бик күп матур урыннарны күрсәтәләр. Башкалабызның «кайнап торучы», заманча, тиз үсә һәм үзгәрә торган, шул ук вакытта тотрыклы, гореф-гадәтләрне саклаучы шәһәр икәнен күреп, Булат гашыйк була. Милли ризыкларны да ошата ул: кызлар кунакны өчпочмаклар белән сыйлыйлар. Блогер үзенең сәяхәтен каналында күрсәтеп бара, язылучылар Казанга «йөрәк күзләр» — йөрәкле смайликлар куя.
Клипта биюче балалар — «Мирас» балалар бию мәктәбе шәкертләре. Әлеге коллектив һәм төркем хореографы — Элеонора Умерова. Вокалга аларны Гөлназ Гафурова өйрәтә.
Казанда туып-үскән «АЛМА» төркеме солистлары: Аделина Хәсәнова, Булат Талипов һәм Эмилия Галимҗанова клип өстендә эшләүдә иң катлаулысы урын сайлау булуын әйттеләр.
«Казанда без яраткан һәм бөтен дөньяга күрсәтергә теләгән шәп урыннар шулкадәр күп, газаплы сайлау ясарга туры килде. „Барысын да күрсәтү“ өчен без төшерү төркеме белән бер тәүлек эчендә 25 меңнән артык адым уздык. Әмма, кызганычка каршы, шәһәребезнең бөтен матурлыгын бер клипта сыйдырып булмый», — дип сөйләделәр «АЛМА» төркеме артистлары.
Өлкән сыйныф укучыларының ватанпәрвәр булулары сөендерә. Алар киләчәктә дә югары белемне Казанда алырга, биредә яшәргә һәм эшләргә теләүләрен ассызыклап үттеләр. «Бу дөньяның иң яхшы шәһәре! Казан —мөмкинлекләр территориясе. Монда безнең өчен барысы да бар!» — дип хисләре белән бүлеште солистлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев