Безнең шәһәрдә яшәүче Андрей Моисеев күптән түгел армия хезмәтеннән кайтты.
Үзен күп нәрсәгә өйрәткән солдат тормышы турында ул еш искә ала. Мәсәлән, быел көз ул кыр элемтәсе батальоны составында Россия Президенты Дмитрий Медведев катнашында үткәрелгән "Үзәк-2011" стратегик хәрби өйрәнүләрдә катнашкан. Бу өйрәнүләр бер үк вакытта Россия, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстанның алты полигонында барган. Өйрәнүләрнең максаты - соңгы еллардагы хәрби бәрелешләр биргән сабак нәтиҗәсендә Үзәк Азиядә гаскәрләрнең төрле төргә кергән группаларыннан файдалану.
Иптәшләре белән бергә Андрей да Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл полигонына, кыр элемтә узелын оештыру өчен җибәрелә. Соңрак билгеләп үтелгәнчә, аның подразделениесе ышанычлы элемтәне тәэмин итүгә юнәлдерелгән бурычын җиренә җиткереп үти.
Хәзерге вакытта Андрей тармак технологияләре техникумында белем ала.
Рәсемдә: А. Моисеев хәрби өйрәнүләр вакытында.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев