Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Өйгә кайтасы килә...

Рәисә Садриева кайчан да булса үзенең туган җиренә сугыштан качып кайтырмын дип башына да китерми. Ләкин ул яшәгән яклардагы фаҗигале хәлләр меңләгән кешенең тормышын астын-өскә китерде...

Ирина Телицина

Иске Рәҗәп авылында туып үскән Рәисә Садриева кырык елдан артык Украинада яши. Сигезенче классны тәмамлаганнан соң, әтисе ягыннан апасы белән Донецк өлкәсенең Макеевка шәһәренә китеп урнаша. Ундүрт яшьлек авыл кызына шәһәр бик ошый. Макеевка Украинаның көньяк-көнчыгышында Донецк шәһәренә биш кенә чакрым ераклыкта була. Монда ул һөнәри училищены тәмамлый һәм төзүче белгечлеге ала. Аннары тормышка чыга, кызлары Илсөяр белән Венера туа. Тормыш үз көенә бара, икесе дә эшлиләр, әйбәт хезмәт хакы алалар. Акчаны мул алганлыктан, елына берничә тапкыр кайтып, әниләренең хәлен белеп китә. Кызлары үсеп җитеп, тормышка чыгалар, эшлиләр. Барысы да көйләнгән, җайлы гына бара. Ләкин күрәселәре алда булган икән. Бер мизгелдә барысы да юкка чыга. Украинада башланган фаҗигале хәлләрдән, сугыштан качып, алар балалары белән бергә Рәисә Хөсәен кызының туган авылына кайталар. Бигрәк тә дүрт оныклары өчен куркалар.

Иске Рәҗәпкә алар июнь башында ук кайталар. Монда аларны әбиләре һәм әнисенең сеңлесе Гөлшат Заһитова үз канаты астына ала. Озакламый Илсөярнең ире Казанга китеп, эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша, кичләрен троллейбус депосындагы курсларда укый. Ә Илсөяр үзе сигез айлык улы Ирекне әбисенда калдырып, Болгарга килеп урнаша, чөнки кызы Ильмира биредә кадетлар мәктәбендә җиденче класста укый, туганының улы Илдар да шушында белем ала. Сеңлесенең икенче улы Рафаэль санаторий мәктәп-интернатның өченче классында укый. Өч балага күз-колак булырга кирәк. Венера исә ире белән Макеевкага кире китәләр. Хәзер скайп аша элемтәдә торалар. Әлбәттә, алар өчен борчылмаган минутлары юк.

Рәисә Хөсәен кызы авыр вакытта гаиләләрен сыендырган, ярдәм итеп торган бөтен туганнарына бик тә рәхмәтле. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре документлар ясауда булышалар. Никадәр кыен булса да, алар зарланмаска тырышалар һәм дөньялар тынычлана төшкәч, үзләренең туган шәһәрләренә кире китәргә хыялланалар. Без аларга киләчәктә өметләре аклануын, барысы да бергә җыелып, тынычлап яши башлауларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина сугыш Татарстан