Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Яхшы сүз – җан азыгы...

Танкеевка авылында яшәүче хезмәт ветераны Анна Козлова авырлыкларны күп күрә. Ничек килеп чыккандыр инде, бала чактан ук аның бер юанычы була - ул җиде яшьтән үк балалайкада уйнарга өйрәнә. Иң кыен вакытларда ул аны кулыннан төшерми...

Ирина Телицына
Үткән гасырның утызынчы елларында авылның һәр йортында ишле бала була. Аларның гаиләсе дә башкалардан аерылып тормый. Тормышлар авыр, кияргә, туйганчы ашарга ризык булмый, тамагы туйган вакытларны ул бөтенләй хәтерләми. Мунчада юынып чыккач, юган кием кипкәнче мич башында утырырга туры килә, чөнки алмашка кием дә булмый...
Үзен-үзе хәтерләгәннән бирле ул энеләрен-сеңелләрен карый. Сугыш елларын аның мәңге онытасы юк. Ачлыгын-ялангачлыгын да күп күрә. Ләкин мәктәптә уку еллары иң якты хатирәләрнең берсе булып сакланган - өч ел ярым гына укып калса да, ул аңа күп нәрсә бирә. Хәтере яхшы булганлыктан, әйбәт укый. Җыр укытучысы Вера Федоровнаны әлегә кадәр хәтерли. Укытучы Аняны балалакайда уйнарга өйрәтә һәм күпме генә еллар үтсә дә онытмаган, ул әле дә яратып уйный.
Авырлыклар әле алда булган икән. Сугыш бетәргә бер ел кала әнисе үлеп китә. Унбер яшьтә аны Мәскәүдән туксан чакрым ераклыктагы җиргә торф чыгарырга җибәрәләр. Бу зурлар өчен дә бик авыр эш, яшүсмерлә турында әйткән дә юк. Бервакыт көч-хәл белән документларын сорап алып, күрешесе белән кача. Поездда ишек араларына яшеренеп, көч-хәл белән өйләренә кайтып егылалар. Монда да аларны көтеп торучы булмый. Тиздән Марий урманнары кисәргә җибәрәләр. Көне буе эшләргә туры килә, ә төнлә бертуктаусыз бәрәңге әрчиләр. Төнге норма - 100 килограмм, аннары бәрәңгене нәзек итеп кисеп, киптерәләр. Менә шул вакытта ул беренче тапкыр туйганчы ашый.
Аннары да эшләр җиңеләйми. Авыр лом белән таштан юл җәюдә эшли. Ә илленче еллар башында Зеленодольскидагы хәрби заводка эшкә урнаша. Булачак ире белән дә шушында таныша, егет Танкеевка авылыннан килгән була. Бераздан Козловлар иренең туган авылына кайтып китәләр.
Авылга кайткач, Анна фермада эшли башлый. Группасындагы егерме биш сыердан мул сөт сава, терлекләре һәрвакыт каралаган, аларны чиста тота һәм аны һәрвакыт үрнәк итеп куялар.
Тора-бара гаилә мәшәкатьләре дә арта. Яшь, таза вакыт, ул барысына да өлгерергә тырыша. Балалары эшчән, тырыш булып үсә. Кызлары Ирина белән Мария - укытучылар, уллары Алексей белән Яков - шоферлар, Евгений - механик, Андрей - эретеп ябыштыручы.
- Без мәктәптә укыганда, - дип искә ала Ирина,- әни дәресләргә еш йөрде, ул безнең ничек укуыбыз, уңышларыбыз белән кызыксынып торды. Әниебезнең безгә Яңа ел костюмнары тегүен дә яхшы хәтерлим, үзе берничә тапкыр Кыш Бабай булып киенде, бүләкләр биреп шатландыра иде, ә менә мин аның ачулаганын бер дә хәтерләмим...
Эшли дә, күңел ачарга да вакыт таба. Авылдагы бер генә бәйрәм дә аның катнашыннан башка үтми, җырларга дисеңме, такмак әйтергә дисеңме - барысын да булдыра.
Хәзер инде Анна Ивановнаның унике оныгы бар, оныкларының балалары да ун.
- Өйгә кергән бер генә кешене дә ашатмыйча чыгарганым юк, - ди ул,- авылда бер-береңне яхшы беләсең, минем шуңа да күңелем була...
Күпме генә кыенлыклар күрсә дә, Анна Ивановна кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, игелеклелек сыйфатларын югалтмаган һәм ул балаларын да шулай тәрбияләргә тырышкан. Мәрхәмәтле кешеләр бервакытта да башкаларга авырлык китерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев