Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Түзгәннәргә сабырлык биргән

Күптән түгел Антоновка авылында яшәүче Александра Сергеевна Фролова үзенең сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Барлык тормыш авырлыкларын үткән, сигез баласын кеше итеп, аякка бастыру өчен күпме көч куюын үзе генә белә торгандыр.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Әти-әнисе Марина Романовна белән Сергей Григорьевич Киреевларның Александра бердәнер кызы була. Башка бик күп гаиләләр кебек, бу гаиләнең дә тормышын Бөек Ватан сугышы астын-өскә китерә. Әтисе сугышның беренче елында ук фронтка китә һәм тиздән һәлак була. Ә әнисе гомерен бердәнбер кызына, аны укытып, кеше итүгә багышлый. Александра Тәтеш авыл хуҗылыгы техникумын тәмамлагач, агроном булып туган Горки авылына кайта.
Бераздан тормышка чыга, бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Билгеле инде, алты кыз һәм ике малай үстерү җиңел булмый. Тормышында көенечен дә, сөенечен дә җитәрлек күрә. Тик Александра Григорьевнаның сабырлыгы, булганлыгы барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга булыша. Әнисе Марина Романовна да аңа зур ярдәм итә.
Берничә елдан Фроловлар гаиләсе Антоновка авылына күчә. Александра Сергеевна башта хат ташучы булып эшли, аннары дуңгыз караучы булып керә. Үз эшенә җаваплы каравы, тырышлыгы белән эштә югары күрсәткечләргә ирешә. Хезмәттә ирешкән югары уңышы өчен ул берничә тапкыр акчалата премия, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел булганлыгы өчен Александра Сергеевнаны коллективта да хөрмәт итәләр. Эшеннән ничек кенә арып кайтмасын, йорттагы эшләрне дә вакытында башкарырырга өлгерә. Өй янындагы зур бакчада үстергән бәрәңгесе, төрле яшелчәләр үз гаиләсенә дә, терлек-туарга да җитеп бара. Балалары да бер-бер артлы үсеп, кул астына керә башлыйлар. Ә озын кышкы кичләрдә Александра Сергеевна әнисе белән балаларына йон оекбашлар бәйли.
Балалар бер-бер артлы төрлесе-төрле якка тарала. Ләкин алар әти-әниләрен, туган йортларын онытмыйлар, чөнки кеше өчен дөньяда туган нигездән дә кадерлерәк урын юк. Өйдә аларны һәрвакыт түземсезлек белән көтеп торучы әниләре бар. Җәннәт аналарның аяк астында, дип юкка гына әйтмиләрдер... Александра Сергеевнаның да балалары читтә белем алып, туган авылларына кире кайта, кайберәүләре шәһәрдә төпләнеп кала. Күпсанлы балалары, оныклары өчен ул әлегә кадәр иң якын киңәшче, сердәшче булып тора.
Бүген инде Александра Сергеевнаның 22 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Алар Кырымда, Татарстанның төрле төбәкләрендә, Ульяновск өлкәсендә яшиләр. Алар арасында инженерлар да, полиция хезмәткәрләре дә, башка һөнәр ияләре дә бар. Ә бер оныгы контракт буенча Ульяновск шәһәрендә хезмәт итә.
Зур гаилә туган нигезгә җыелгач, өстәл янында уен-көлке, мәзәкләр тынып тормый. Бу юлы да Александра Сергеевнаның юбилеена җыелган күпсанлы кунаклар алдында беренче булып җырны юбиляр үзе башлап җибәрә. Гомере буе җырга-моңга гашыйк бу кешене яшьтән үк теләсә кайсы мәҗлестә көтеп алалар. Инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, ул әлегә кадәр Антоновкада үткән төрле авыл бәйрәмнәрендә теләп катнаша.
Шулай да иң мөһиме - аның җан җылысы инде күптән үзләре әти-әни, әби-бабай булган балаларына да, күпсанлы оныклары һәм оныкчыкларына да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев