Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тынычлык сагында

"Зәңгәр беретлар" - армиябезнең иң нык хәзерлекле гаскәрләре. Кайнар нокталарда тәртип ураштырганда юкка гына иң беренче аларны җибәрмиләрдер. Дүрт ел элек Ульяновск десантчылар бригадасы составында якташыбыз Раил Дәүләтшин Абхазиядәге кораллы конфликтны булдырмый калуда катнашты.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Безнең тынычлык саклаучы гаскәрләргә Көньяк Осетиягә һөҗүм итүләре турында хәбәр килгәндә, Раилнең ярты ел хезмәт иткәннән соң өч елга төзегән контракты ахырына якынлашкан була. Бу хәбәр Ульяновск десантчыларына ату күнегүләре үткәрү, тактик биремнәр алып бара торган Поливнодагы полигонда килеп ирешә. Төнге унбердә аларны тревога буенча күтәреп, хәрби машиналар белән бергә ашыгыч рәвештә ИЛ-76 самолётына төяп, Абхазиягә озаталар. Китүләре шулкадәр ашыгыч була, Раил бары тик теш щеткасын гына алып өлгерә.
Аэродромнан алар җәяү Грузия чигендәге Гали шәһәренә юнәләләр. Раил күптән түгел генә десант хәрби машинасын йөртүче таныклыгы алган була, шушында аңа алган белемнәрен практика белән ныгыту мөмкинлеге туа. Абхазиядә ул чакта юллар бик начар була. Бөтен җирдә туксанынчы еллардагы бәрелеш эзләре, ярымҗимерек йортлар, ремонтланганнары күп түгел. Гадәттә яшәү өчен беренче катны гына тәртипкә китергәннәр. Җирле халык Россия хәрбиләрен ачык йөз белән каршылый. Хатын-кызлар безнең егетләрне карбыз, җиләк-җимешләр белән сыйлыйлар, хәтта хәрби десант машиналарына төйиләр.
Гали шәһәренә бу вакытта Новороссийск десантчылары килеп җиткән була (аларны диңгездән алып киләләр), тиздән Мәскәүнең разведка полкы килеп җитә. Бирегә иң көчле "зәңгәр беретлар"ның җыелуы да күп нәрсә турында сөйли. Раил әйткәнчә, разведчиклар аеруча яхшы хәзерлек үткән булып чыга.
Ульяновск бригадасына колонна белән якындагы хәрби база урнашкан Грузиянең Синаки шәһәренә җитеп, грузин хәрбиләрен коралсызландырырга кирәк була. Бу шәһәр куркынычсызлык зонасында урнашкан, биредә моның кадәр гаскәр урнаштыру БМО Куркынычсызлык советы тарафыннан тыелган булса да, Грузия бу таләпләрне тупас боза. Безнең хәрбиләр аларны халыкара таләпләрне үтәргә мәҗбүр итәргә тиеш була.
Синакига таба барган саен, дип сөйли Раил, күрше халыкларның яшәү дәрәҗәсендәге аермалыклар ныграк сизелде. Абхазиядән аермалы буларак, Грузиядә юлларга асфальт җәелгән, авыллары да баерак, ике катлы шәхси йортлар да шактый. Йортларда грузин солдатларының барын-югын тикшереп чыкканнан соң, колонна алга бара.
Раилгә Кораллы Көчләр сафыннан 2000 елда хезмәтен тутырып киткән Үрнәк егете, аның икетуганы Рамил Сафиуллин хезмәт иткән блокпост аша үтәргә туры килә, бу турыда ул соңыннан гына белә.
Беренче булып ут ачу тыела, Грузия хәрбиләре корал тапшырудан баш тарткан очракта гына корал куллану рөхсәт ителә. Бәхеткә, Синакига барып җиткәнче җитди бәрелешләр булмый, бер урында гына безнекеләргә ут ачып карыйлар. Колоннага каршы ут ачкан нокталар миномёт уты белән туктатыла. Хәрби базаны алганда шактый авырга туры килсә дә, грузин хәрбиләре бик тиз аны ташлап китәләр.
Мең ярым солдатка исәпләнгән базада калган әйберләрне күргәннән соң, хәрбиләрнең сугышка ныклап әзерләнүләре турында шик калмый. Монда складлар НАТОның хәрби формалары һәм кораллары, коры паеклар белән тулган була.
Ульяновск десантчылары база тирәсендә урнашалар һәм егерме көн дәвамында хәрби дежурда торалар. Җирле халык белән аралашмасалар да, кешеләрнең, аеруча яшьләрнең, Россия солдатларына начар караулары әллә каян сизелеп тора.
Кире Абхазиягә инде башка юл белән кайталар. Заманча сәүдә үзәкләре, киң мәйданнары, фонтаннары белән Зугдиди шәһәре аеруча яхшы тәэсир калдыра. Шуның матур урамнарыннан зәңгәр төтенгә күмеп, хәрби десант машиналары үтә. Ләкин сугышны без башламадык бит...
Аннары поездда дүрт көн буе Ульяновск шәһәренә кайталар. Юлда иптәшләре белән бергә Раил станцияләрнең берсендә Кара диңгездә су коенырга өлгерә.
- Бу вакыйгадан соң хәрби хәзерлеккә тагын да зуррак игътибар бирелә башлады, - ди Раил. - Контракт буенча хезмәт итүчеләрне барлык хуҗалык мәшәкатьләреннәна азат иттеләр. Тик күп нәрсә таләп тә ителә иде. Мәсәлән, парашют белән сикерү программасын үтәмәгән очракта, ә бу исә елына кимендә 5 тапкыр булырга тиеш, хезмәт хакы шунда ике мең ярым сумга киметелде...
Контракт вакыты беткәч, ул армиядән китәргә була. Кичерешләреннән арынып, бераз ял итәргә тели. Хәзерге вакытта Раил Казанда яши, ә хезмәт иткән елларын еш искә ала. Ул үз бурычын намус белән үтәргә тырышкан. Парашют белән 29 тапкыр сикергән, хәрби бәрелешләрдә катнашып чыныгу алган, ә иң мөһиме - күп нәрсәләрне төшенгән. Аның сүзләренә караганда, Грузиядәге вакыйгалардан соң ул тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башлаган. Дөньяда иң кадерле нәрсә - тынычлык икәнен Раил үз күзләре белән күргән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВДВ

2
X