Спортка мәхәббәт тәрбияли
Балачактан ук ишегалдында иптәшләре белән туп тибеп үскән кеше зурайгач та даими рәвештә хәрәкәтләнәсе килү теләгеннән аерыла алмый. Шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең физкультуры укытучысы Максим Кузовкинны да әнә шундыйлар рәтенә кертергә була.
Ольга СТРЕЛОВА
Ел саен, узып бара торган җәйнең соңгы аендагы икенче якшәмбесендә, илебездә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу матур традициянең башы 1939 елга килеп тоташа. Нәкъ менә шул елның 10 августында “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” лозунгы белән күпләрне җәлеп иткән бу көнне профессиональ спортчылар гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен өстен күргән күп кешеләр көтеп алалар.
Мәктәптә укыганда Максим, башка малайлар кебек, хәрәкәтле уеннар белән мавыккан. Аеруча баскетбол уйнарга яраткан. Мәктәптән соң В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университетына укырга кергән. Беркадәр вакыттан соң мәктәптә эшләп карыйсы килгән. Инде менә алты елдан бирле физкультурадан укыта, балаларда спортка мәхәббәт тәрбияли.
– Физкультура һәм спорт теләсә кайсы кеше тормышында әйтеп бетергесез зур роль уйный, – ди Максим. – Спорт кешенең сәламәтлеген генә түгел, ихтыяр көчен дә ныгыта, анарда бик күп кирәкле сыйфатларны тәрбияли...
Аның физкультура дәресләренә балалар бик теләп йөри. Хәер, ул үзе дә, кем әйтмешли, укучылар белән бер үк дулкында булырга тырыша. Бу уку елы башыннан мәктәп территориясендә яңа спорт мәйданчыгы эшли башларга тиеш. Бу инде укытучыга да, балаларга да күп уңайлыклар тудыра. Укытучының осталыгына аның ирешкән казанышларына карап та бәя бирергә мөмкин. Максим, мәсәлән, ел саен физик культура буенча район олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерларны әзерли.
Аның әле тагын балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә баскетбол буенча тренер булып эшләвен дә әйтеп үтәргә кирәк. Укучылар аның җитәкчелегендә һәрвакыт призлы урыннарга лаек булалар.
Ул балаларда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уятып кына калмый, ә үзе дә үрнәк күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, волейбол, баскетбол, мини-лапта буенча ярышларда актив катнаша. Район командасының ике ел тоташтан мини-лапта буенча республиканың “Сәламәтлек” спартакиадасында җиңүче кубогына лаек булуында Максимның да өлеше бар. Ул әлеге команда составында бик теләп уйный. Аның спорттагы казанышлары мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, район башлыгының һәм ТР Спорт министрының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үткән.
Каникуллар барышында Максим “Болгар” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә эшли. Аның максаты – балаларны программага кертелгән спорт уеннарының теге яки бу элементына өйрәтү. Лагерьга йөрүче һәр бала җиңү шатлыгын тоя белергә тиеш, ди ул. Дөрес, җиңүгә үз алларына максат куйган кешеләр генә ирешә. Максим да балаларны шуңа өйрәтә. Аның әле тагын өч елдан бирле “Аргамак” лагеры белән җитәкчелек итүен дә әйтергә кирәк.
Ел саен безнең районда спортны популярлаштыру, укучыларның физик әзерлек дәрәҗәсен яхшырту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында ГТО комплексы нормаларын тапшыралар. Максим, мәсәлән, җиңел атлетика, чаңгыда узышу, йөзү, пулялар белән ату һәм гер спорты буенча хөкемдар итеп билгеләнә. Аның кайбер укучылары ГТО тапшырганда алтын билгеләр алалар.
Төп эшеннән тыш, яшь педагог кармак белән балык тотарга ярата. Яр буенда тын калып, калкавычка текәлеп утыру организмны ял иттерә, ди ул. Су чаңгысы белән дә теләп шөгыльләнә.
Әлбәттә инде, гаиләсе белән дә чиксез горурлана ул. Моннан ике ай Екатерина һәм Максим Кузовкиннар гаиләсенә шатлык өстәп, кызлары Виктория туган.
Максимны алда яңа планнар, яңа эш-мәшәкатьләр көтә. Аның киләчәктә дә спортка тугры калачагына шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев