Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Һәр бала ачылмаган китап кебек

"Солнышко" балалар бакчасы тәрбиячесе Наилә Галиәскәрова турында гел мактап кына сөйлиләр.

Марина ЗАЙЦЕВА
Ул бу һөнәрне очраклы сайламаган. Ире һәм кызлары белән район үзәгенә килеп төпләнгәнче авылларда яшәргә туры килгән. Мәктәптә дә, социаль приютта да эшләгән, әмма Наилә Исмәгыйль кызының күңеле күбрәк балалар бакчасына тартылган. Теләгенә ирешү өчен мәктәпкәчә тәрбия бирү укытучыларын әзерләүче курсларны тәмамлаган. Гомеренең күп елларын балалар белән эшләүгә багышлаган тәрбияченең күңеле һәрвакыт шат.
- Наилә Исмәгыйль кызы балаларны бик ярата, - ди бакча мөдире Наталья Денисова. - Йөзеннән якты нур бөркелеп торучы бу ханым балалар һәм аларның әти-әниләре белән уртак телне тиз таба. Ул сабыйларның барысын да тигез күрә, әти-әниләр аңа киңәш сорап та мөрәҗәгать итәләр…
Наилә Исмәгыйль кызына хас булган сыйфатлардан беренче чиратта аның үз эшен намус белән, зур җаваплылык тоеп башкаруын билгеләп үтәргә кирәк. Тәрбия эшенең нечкәлекләре бик күп. Беренче чиратта балалар белән иҗади эшләү зур әһәмияткә ия. Ул, мәсәлән, озак еллар экология юнәлешендә эш алып бара, балалар белән бергә тере почмак оештырган. Балалар биредә рәхәтләнеп ял итеп, табигать белән танышалар.
Наилә Исмәгыйль кызы группасына ике яшь ярымнан өч яшькә кадәрле балалар йөри. Аларның саны егермегә җитә. Бу яшьтәге балалар әле мөстәкыйль рәвештә ашый һәм киенә алмыйлар. Әлбәттә инде, мондый чакларда аларга тәрбияче апалары ярдәмгә килә.
Наилә Исмәгыйль кызы балалар белән эшләргә дә өлгерә, группада һәм санитария бүлмәсендә тиешле тәртип тә урнаштыра. Көн дәвамында идәннәрне генә дә ике-өч тапкыр юып чыгара, өстәл, тәрәзә төпләрен сөртә, гөлләргә су сибә. Шуңа күрә мондагы тәртип һәм чисталык һәркемне сокландыра.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, тәрбиячедән балалар белән индивидуаль эш алып бару таләп ителә. Чөнки, һәр бала холкы һәм характеры, үсеш үзенчәлекләре белән аерылып тора. Тәрбиячеләр аеруча актив булган балалар белән төрле уеннар оештыралар, спорт күнегүләре уздыралар. Атап әйткәндә, файдалы шөгыльгә тарталар. Башкалар арасында үзләрен тын һәм сабыр тотучылар да юк түгел. Мондыйлар, гадәттә, ялгызлыкны ярата, димәк, алар белән аерым эшләргә кирәк. Наилә Исмәгыйль кызы боларның барысын да исәпкә алырга тырыша.
- Тәҗрибәле тәрбиячеләр Марина Игоревна Советникова һәм Евгения Владимировна Горохцева белән эшләвемә бик шатланам, - ди Наилә Исмәгыйль кызы. - Бергәләшеп уртак эш башкарабыз.
Шушы көннәрдә Наилә Исмәгыйль кызына илле биш яшь тулды. Әмма ул әлегә лаеклы ялга чыгу турында уйламый. Тормышын сабыйлардан башка күз алдына китерә алмый да…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев