Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Машиналар ремонтлаучы

Үз вакытында ул автотранспорт предприятиесендә шофер булып эшләгән иде. Ә хәзер шәхси эшмәкәр булып киткән Ваннур Минхәйдәров машиналар ремонтлау белән шөгыльләнә. Шушы еллар эчендә аның эшенә ризасызлык белдергән бер генә кеше дә булмады.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Ваннурны бездә генә түгел, күрше районнарда да яхшы беләләр.Ул машиналар төзәтү остасы. Бу эшнең ничек башланып китүен ул бик яхшы хәтерли. Бервакыт аның" копейка" машинасының двигателе ватыла һәм ул аны үзе сүтеп җыя. Бу туксанынчы елларда була. Күп тә үтми иптәше ялынып килә, аныкын да яхшылап төзәтеп бирә. Яхшы хәбәр тиз тарала бит, иптәше башкаларга әйтә. Акрынлап Ваннурның машиналарны оста төзәтүе турында шәһәрдә транспорты булган бөтен кеше белеп ала һәм үтенеч белән килүчеләр торган саен арта. Бу күп кенә оешмаларның таркалып, кешеләрнең эшсез калган вакыты була. Әнә шулай ул шәхси эшмәкәр булып китә.
Өй янындагы гаражын мастерской итеп көйли. Иң беренче - кешеләрнең заказын тел-теш тидермәслек яхшы итеп башкара. Ул елларда машина ремонтлау белән шөгыльләнүчеләрне бармак белән генә санарлык була, ә машиналар саны ел саен арта. Тора-бара машиналарын төзәтергә теләүчеләр Ванннурга алдан чиратка языла башлыйлар. Ул иртәдән кичкә кадәр эшли, атнага өчәр двигатель ремонтлый. Хәтта эшләү өчен барлык шартлар тудырылган техник хезмәт күрсәтү станцияләрендә дә моны булдыра алмыйлар.
Башка кеше артыгын кайгыртмыйча, бер көйгә эшләгән булыр иде. Ләкин тынгысыз күңелле Ваннур башка юлларны эзли, моторларны тагын да яхшырак ремонтлау өчен яңа җиһазлар сатып алырга була. Элегрәк терсәкле валларны шомарту, цилиндр һәм поршеньнәрне үткенләтү өчен Ульяновскидагы автосервиска барырга кирәк була. Ваннур бу проблеманы үзе хәл итәргә алына һәм тиздән мастерскоена кирәкле җиһазларны таба. Бер станокны - Кузнечихадан, икенчесен лицейдан сатып ала.
Ләкин бу әле эшнең башы гына булган икән. Станокларны эшләтеп җибәрү өчен, мәсәлән, мастерларны ул берничә тапкыр Ульяновскидан алып килә. Шомартучы эшенә үзенә өйрәнергә туры килә.
Казан һәм Яшел Үзән шәһәре заводларында озак еллар эшләп чыккан бер пенсионер аңа нык ярдәм итә. Язмышы шундый булгандыр инде, ул безнең шәһәрдәге картлар һәм инвалидлар йортында яши. Аның киңәшләреннән Ваннур күп нәрсәгә өйрәнә һәм ул берничә ел буе эшмәкәргә булышып тора.
Тиздән ул тагын да яхшырак станок сатып ала, нәтиҗәдә остаханәдә урын җитми башлый, аны өч тапкыр зурайтып сала. Эш шартлары да яхшыра, бинаны җылыту өчен газ кертә, элек дизель ягулыгында эшләгән мичтән кичкә баш авырта торган була. Әлбәттә, боларның барысына да шактый акча китә, ләкин бу үзен аклый торган чыгымнар.
Тырышлык юкка чыкмый, шактый файда китерә. Ә останың планнары тагын да зурдан. Хәзер, мәсәлән, тагын да яхшырак, камилләштерелгән станок алу мөмкинлеге бар, аңа программалы идарә ителә торган станок тәкъдим итәләр, ләкин ул бик кыйммәт тора. Ул үзенә ышанычлы ярдәмче табу турында хыяллана, аны эш серләренә өйрәтеп, туплаган бай тәҗрибәсе белән уртаклашыр иде. Еллар сизелми дә үтә,ә эш бер урында тукталып калырга тиеш түгел, киләчәккә карап яшәргә кирәк.
Ваннур янында даими рәвештә бер слесарь эшли. Соңгы вакытларда двигательләрне төзәтү, агымдагы ремонт эшләрен һәм кайбер башка эшләрне башкаруда Илсур Сафин ярдәм итә. Ул да үз вакытында шофер, механизатор булып эшләгән, җитәрлек эш тәҗрибәсе бар, шуңа күрә барысын да үзе белеп эшли. Киләчәктә ничек килеп чыгар, моны вакыт үзе күрсәтер.
Ләкин бер нәрсә шиксез: барыннан да бигрәк үзенең намуслы исемен өстен күргән, үз эшен ачуга зур тырышлык куйган һәм шактый акча тоткан Ваннур яраткан эшен ташламас.
Рәсемнәрдә: В. Минхәйдәров; И. Сафин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X