Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Аны үрнәк итеп куялар

Наталья Курицына почта элемтәсе бүлегендә егерме елдан артык эшли.

Тырыш, уңган булганга күрә, коллективта һәм үз клиентлары арасында ихтирам казанды. Беренче карашка, почтальон һөнәре гади кебек, әмма аның да үз үзенчәлекләре һәм кайбер серләре бар. Наталья Викторовна боларның барысын да яхшы белә. Кешеләр аны киң күңелле, һәрчак ачык йөзле һәм игътибарлылыгы өчен хөрмәт итәләр. Ул аларга җылы сүзен беркайчан кызганмый, барысын да җайлы итеп аңлата, тиешле киңәш-тәкъдимнәрен бирә.
Ул газета-журналлар, заказлы хатлар, коммуналь хезмәтләр өчен түләү счетларын тарата, шулай ук конвертлар, лотерея билетлары, халык куллануы товарлары сата. Пенсияләр, социаль пособиеләр килә торган көнне халык аны аеруча көтеп ала. Кыскасы, хат ташучы һәр йортта көтеп алган кунак.
Ул эшли торган участокны исәпләсәң, барлыгы унөч километрдан артып китә. Хат ташучы Вахитов, Смирнов, Ленин урамнары, Болгар авылы кешеләренә хезмәт күрсәтә. Наталья Викторовна барлык корреспонденцияне вакытында хуҗаларына өләшеп тора, үз бурычын тирән аңлап эшли, план күрсәткечләрен дә даими үтәп бара.
Ә күптән түгел аны яшь коллегаларының остазы итеп билгеләделәр, хәзер ул үз тәҗрибәсен алар белән теләп уртаклаша.
8 июльдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәм алдыннан аңа һәм барлык башка почта хезмәткәрләренә эшләрендә зур уңышлар, иминлек һәм тынычлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев