Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Бу бина сакланырга тиеш

Валентина Полякова, хезмәт ветераны. Без бу шәһәргә мин алтынчы класста укыган чакта күчеп килдек. Иске Куйбышев шәһәре әле дә күз алдында тора. Идел ГЭСын төзегәнче безнең шәһәр башка урында иде. Аның урамнары, парклары, педагогия училищесы һәм мәктәп, без яшәгән йорт - барысы да гомерлеккә истә калган. Яңа урынга күчкәннән соң...

Валентина Полякова,
хезмәт ветераны.
Без бу шәһәргә мин алтынчы класста укыган чакта күчеп килдек. Иске Куйбышев шәһәре әле дә күз алдында тора. Идел ГЭСын төзегәнче безнең шәһәр башка урында иде. Аның урамнары, парклары, педагогия училищесы һәм мәктәп, без яшәгән йорт - барысы да гомерлеккә истә калган. Яңа урынга күчкәннән соң дистәләгән еллар узып, шәһәр үзгәрсә дә, кайбер урыннарда барыбер җанга якын иске шәһәремнең чалымнары күренеп китә.
Өлкән яшьтәге кешеләргә бу хатирәләр икеләтә кадерле. Шуңа күрә урамнардан югала барган иске агач йортлар җанымның бер өлешен үзләре белән алып киткән кебек тоела. Инде иске Пионерлар йорты, шәһәр Советы, район китапханәсе биналары, колхозчылар йорты һәм башка бик күп биналарның эзе дә калмады.
Элек район башкарма комитеты булып, соңрак башка оешма һәм учреждениеләр урнашкан бинаны да (Вахитов урамы, 35нче йорт) сүтәргә җыеналар дип ишеттем. Шәһәрдә бу ике катлы иске биналарның соңгысы булганлыктан, минемчә, аның сүтелүе бер дә гадел түгел. Ул бит күп вакыйгаларның шаһиты булган. Кайчандыр монда земский управа урнашкан була, ә революция елларында, өлкәннәрнең истәлегенә караганда, нәкъ бу бинаның балконыннан Совет власте урнашуы турында игълан ителгән. Без нинди генә фикердә булсак та, тарихны сызып ташлап булмый. Шуңа күрә бинаны сүтеп ташлаганчы, ныклап уйларга кирәк.
Соңгы вакытта республика матбугатында Казанның 1000 еллыгы уңаеннан сүтеп ташланган агач биналар мәдәни мирас буларак, яңадан торгызылачак, дип язалар. Икенче төрле әйткәндә, иске фотолар буенча алар яңадан төзеләчәк, ә бөтенләй искергәннәре - яңартылачак.
Минемчә, бу бик дөрес эш, чөнки без ата-бабаларыбызга хөрмәт йөзеннән булса да, алар калдырган мирасны кадерләп сакларга тиеш.
Бездән соң киләчәк буыннар өчен иске Казанның да, безнең шәһәрнең дә чалымнары фотоларда гына сакланып калырга тиеш түгел.
Биредә Алабуга шәһәрен мисал итеп китерәсе килә. Аның борынгы архитектурасы заманча биналарга бик уңышлы ярашып тора. Безгә дә аларның тәҗрибәсен кулланырга була. Шәһәр үзәгендәге иске бинаның язмышы күп кешене борчуын мин яхшы беләм. Мин үзем 30 ел буе шушы бинада эшләдем! Институтны тәмамлагач, план комиссиясенә эшкә чакырдылар, аннары экономист, райплан рәисе, оештыру бүлеге мөдире вазифаларын башкардым. Шулай итеп, минем бөтен хезмәт биографиям шушы бина белән бәйле. Түшәмнәре биек, баскычлары бизәкләп эшләнгән, бик матур балконлы бу бина бөтен кешенең игътибарын үзенә җәлеп итеп торды. Элеккеге вакытларда бинаның дүрт ягында башнялары (иске фотоларда бу яхшы күренә), ишеге балкон астында булган (анысы әле мин эшләгәндә дә бар иде). Ныклап уйлап, бәлки бу бинага яхшылап реставрация ясарга гына кирәктер? Соңыннан үкенерлек булмасын.
Ә аның тузуыннан куркырга кирәкми, элекке биналарны гасырларга чыдарлык итеп төзегәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәтерләрдә