Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Тарих битләреннән

Авыр сынаулар үтеп

Красный Вал авылында олы хөрмәт күрсәтеп, капкасына кызыл йолдыз беркетелгән бер йорт бар. Анда Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Басков яши. Лидия Кострулева Ил өстенә сугыш афәте килгәндә, ул яшүсмер генә була, шуңа күрә кулына корал тотып, илебезне фашистлардан сакларга туры килер дип күз алдына да китерми. Баштарак күпләр сугыш...

Красный Вал авылында олы хөрмәт күрсәтеп, капкасына кызыл йолдыз беркетелгән бер йорт бар. Анда Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Басков яши.

Лидия Кострулева

Ил өстенә сугыш афәте килгәндә, ул яшүсмер генә була, шуңа күрә кулына корал тотып, илебезне фашистлардан сакларга туры килер дип күз алдына да китерми. Баштарак күпләр сугыш бик тиз бетәр дип өмет итәләр, ләкин ул дүрт елга сузыла. Кырык өченче елда унҗиде яшьлек егетне армия сафларына алалар.

- Бу җиденче ноябрь көнне булды, - дип искә ала ветеран. - Җәяүләп иске Куйбышевтагы хәрби комиссариатка килеп җиттек, аннан безне баржа белән Сюкеевога җибәрделәр. Пристаньнән җәяүләп Буага киттек. Монда минем кебек армиягә алынучыларны эшелоннарга җыйдылар. Аннары мал вагоннарында Владимир өлкәсенә килеп җиттек. Монда кыш чыктык, аннары Ока буена, Селецк лагерына җибәрделәр. Биредә үзебез корган землянкаларда яшәдек, бүрәнәләрне сигез чакрым ераклыктан күтәреп ташыдык... Безнең күрмәгәннәр калмады, ачлыкка да, үзәккә үтәрлек суыкларга да түзәргә туры килде. Фронттан безне алырга килгәч, шатланып та куйдык...

Виктор Александровичны хәрби десант гаскәрләренә билгелиләр һәм Калининград өлкәсенә җибәрәләр. Анда самолеттан һәм аэростаттан парашют белән сикерергә өйрәтәләр, махсус хәзерлек үтәләр. Дөрес, фронтта аңа болар кирәк булмый. Сугыш бетәргә дә озак калмый, шуңа күрә аларның һава десанты гаскәрләрен линия гаскәрләре итеп үзгәртәләр. Кырык дүртенче елның декабрендә Виктор Александрович Венгриягә эләгә. Икенче Украина фронты гаскәрләре составында Австрия һәм аның башкаласы Вена шәһәрен азат итүдә, аннары Альп тауларында барган бәрелешләрдә катнаша. Җиңү турында сөенечле хәбәр Чехословакиягә барганда килеп ирешә.

Боларның барысын да Виктор Александрович зур дулкынлану белән сөйли, чөнки сугыш турында хатирәләр онытырлык түгел. Урам сугышларын, дошманны йорт чормаларыннан, подваллардан бәреп чыгаруларын, һәр тәрәзәдән үлем куркынычы янаган минутларны онытып була торган түгел. 45 миллиметрлы тупны үз җилкәләрендә Вена шәһәреннән алып чыгулар солдат өчен җиңел булмаган. Җиңү бик кыйммәткә төшкән, югалтулар турында әйткән дә юк...

- Вена өчен барган сугышларда безнең батарея командиры һәлак булды, - дип искә ала Виктор Александрович. - Аны югалту бик авыр булды. Сугышка киткән якташларымның да күбесенә әйләнеп кайту насыйп булмады. Мәсәлән, Ширбәттән икәү һәлак булды, Ново-Мордоводан бер егет чит җирләрдә ятып калды. Альп тауларында бик күп сугышчан дусларым һәлак булды...

Басковлар гаиләсенә дә сугыш авыр югалтулар алып килә. Ватан өчен барган сугышта Виктор Александровичның десантчы абыйсы Анатолий һәлак була, әтисе өч сугышны - Герман, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларын үтә. Алардан исән кайтса да, озак яшәргә насыйп булмый. Күргән авырлыклары, алган яралары аны да иртә гүргә кертә.

Ә Виктор Александрович Җиңүдән соң да армия хезмәтен дәвам итә. 1946 елда аларның частен башта Украинаның Белая Церковь шәһәренә, аннары Кременчугка җибәрәләр. Армиядә илленче елга кадәр хезмәт итә. Сугыш үткән урыннардагы җимереклеккә исең китәрлек иде, ди Виктор Александрович. Утыз елдан соң полкташлары белән очрашуга баргач, мондагы үзгәрешләрне күреп соклана. Бергә хезмәт иткән иптәшләре белән алар берничә тапкыр очрашалар һәм һәр очрашу күңелдә җылы хатирәләр калдыра.

Болгарда сугыш ветераны буларак алган фатиры булса да, бүгенге көндә ветеран туган авылында яши. Үзе дә, хатыны Татьяна Сергеевна да шәһәргә күчәргә ашыкмыйлар, чөнки гомер буе яшәгән җирдән аерылуы бик авыр. Алар дүрт бала үстергәннәр. Виктор Александрович үз вакытында механикалаштыру мәктәбен тәмамлап, озак еллар комбайнчы булып эшләгән, хатыны Татьяна Сергеевна бухгалтер һәм почтальон булып хезмәт куйган. Икесе дә җиң сызганып эшләгәннәр, бернинди авырлыклардан курыкмаганнар. Тыныч тормышта да борчу-хәсрәтләре аз булмаган, ике улларын иртә югалтканнар, кызлары читтә яши. Алар янында килене генә калган, ул һәр яктан ярдәм итеп тора.

...Бүгенге көндә Басковлар өендә дә Яңа ел бәйрәме якынлашып килүе сизелә. Бәйрәмне алар бергәләп каршы алачак. Хәзер тормышлар мул, бөтен нәрсә бар. Иң мөһиме - дөньялар тыныч булсын. Ә моның нинди зур бәхет икәнен ветераннан да яхшырак аңлаган кеше юктыр. Виктор Александрович үзенең сугышчан бүләкләрен - "Батырлык өчен", "Венаны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләрен, Бөек Ватан сугышы орденын иң кадерле урында саклый. Бу бүләкләр - солдат үткән авыр юлның шаһитләре...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран Виктор Басков Бөек Ватан сугышы