Спас районы егетләре призывниклар арасында республика спартакиадасы финалына чыктылар
Ярышларда өч район командасы катнашты.
Узган атнада Нурлат шәһәренең “Тулпар” спорт комплексында призывниклар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спаракиадасының зона этабы узды. Бу хакта Нурлат-информ агентлыгы хәбәр итә.
Ярышларда Спас, Нурлат һәм Чирмешән командасы егетләре катнашты.
Безнең район исеменнән Спас тармак технологияләре теникумы командасы чыгыш ясады. Яшь спортчыларга йөгерештә катнашырга, канат тартуда үз көчләрен сынап карарга, шулай ук пневматик виновкадан ату, автомат сүтеп җыю буенча осталыкларын күрсәтергә туры килде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Спас районы командасы финалга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев