Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спас көрәшчеләре республика чемпионатында призлы урыннар алдылар

Билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты Алабугада узды.

4 майдан 6 майга кадәр Алабугада ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Спас районыннан "Олимп" спорт мәктәбенең 4 көрәшчесе, шул исәптән тренер Ришат Сәгыйров чыгыш ясады.


Ирекле стильдәге ярышларның беренче көне нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ришат Сәгыйров 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче, Александр Гомәров (57 кг) һәм Розалина Садыйкова – (76 кг) өченче, Искәндәр Гәрәев (62 кг) бишенче урынны яулады.

Призлы урыннар алучылар Сыктывкарда узачак Россия чемпионатында катнашу өчен юлламалар алдылар. Көрәшчеләргә Россия чемпионатында уңышлар телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев