Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спас гимнастлары – икенче урында

Кызларга кубок, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Спас гимнастлары нәфис гимнастика буенча Түбән Кама шәһәренең «Нефтехимик» спорт клубының ачык Чемпионатында һәм Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.

Кызлар шәхси беренчелектә һәм төркем программасы буенча әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Төркем белән чыгыш ясап, безнең «Непоседы» командасы икенче урынга лаек булды. Алар үзләреннән күп тапкыр көчлерәк һәм инде зуррак бәйгеләрдә танылу алган спортчылардан өстен чыкты.

Шәхси программада Наталья Козина (2016 елгы) белән Василиса Макарова (2015 елгы) әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Наталья үз төркемендәге спортчылар арасында мактаулы беренче урынны алды. Василиса – икенче урында.

Әлбәттә инде, гимнаст кызларга кубок, медаль һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Кызлар ярышлардан күтәренке күңел белән кайтты.

Бу хакта ФОТОРЕПОРАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев