Спас гимнаст кызлары «Жемчужинка» турнирында җиңү яулады
Ярышлар Алабугада узды.
Алабугада нәфис гимнастика буенча "Жемчужинка" төбәкара турниры узды. Анда Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 350 гимнаст кыз катнашты.
Шәхси программада беренче урынга Эмилия Гомәрова чыкты. Шул ук программада Диана Әхмәтсафина икенче, Дарья Ковальчук, Ясминә Мокроусова, Жасмин Пашаева һәм Валерия Чуксина өченче булды.
Төркем күнекмәләрендә безнең "Непоседы" командасы бик күп көндәшләре белән көч сынашты һәм нәтиҗәдә өченче урынны яулады. Барлык призерларга да медальләр, дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев