Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район спартакиадасында

Район спартакиадасына кертелгән ярышларның ун төре буенча мәгариф бүлеге командасы алда бара.

Бу ярышларны оештыручы яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге аларны елдан-ел кызыклырак итәргә тырыша. Берничә ел элек спартакиада программасына кышкы балык тоту кертелгән иде, ә быел исә бадминтон буенча ярышлар кертелде. Һәр ярышның призёрлары медальләр белән бүләкләнә, ә спартакиада җиңүчеләре Сабан туенда билгеләп үтелә.
Соңгылары булып шахмат һәм шашка уеннары, шулай ук көчлеләр бәйгесе үткәрелде. Шашка уйнаучылар арасында Ольга Иванова, Валерий Наумов һәм Шамил Шакировтан торган мәгариф бүлеге командасы уңышка иреште, икенче урында - үзәк хастаханә, өченче урында беренче шәһәр мәктәбе укытучылары. Шахмат ярышларында исә Елена Борзихина, Николай Титов һәм Александр Подгорновтан торган "Спас"сак предприятиесе командасы алга чыкты.
Спортның көч төрендә МЧС һәм үзәк хастаханә вәкилләре барысыннан да уңышлырак чыгыш ясады. 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә гер күтәрүдә беренче-өченче урыннарны Владимир Ширыбыров (МЧС), Павел Салмин (үзәк хастаханә) һәм Николай Купоросов (коррекция мәктәп-интернаты), ә 90 килограммнан артык авырлык үлчәвендә Егор Самохвалов (үзәк хастаханә), Илнур Сәгыйров (тармак технологияләре техникумы) һәм Сергей Парфёнов (МЧС) алды. Гомуми зачётта беренче урынны - үзәк хастаханә, икенче урынны - МЧС, өченче урынны техникум командасы алды.
Шул ук команда вәкилләре башка төрләрдә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Армспорт һәм аркан тартуда МЧС командасы җиңде, үзәк хастаханә командасы икенче урынны алды. Техникум һәм табиблар командасы армспортта икенче урынны бүлештеләр, аркан тарту буенча "Алексеевскдорстрой" командасы өченче урынга чыкты.
Шулай итеп, гомуми зачетта мәгариф бүлеге командасыннан соң үзәк район хастаханәсе һәм МЧС спортчылары бара, өченче урында -"Спас" сак предприятисе командасы. Алда волейбол һәм футбол ярышлары, алар берничә турда үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада