Призлы урыннарны алдылар
Балалар савыктыру-белем бирү педагогы Рәшит Зыятдинов шәкертләре Казан шәһәрендә узган каратэ буенча ачык беренчелектә әйбәт чыгыш ясадылар.
6 яшьлек балалардан алып, 18 яшькәчә яшүсмерләр, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнашкан ярышларга Казан, Яр Чаллы, Нурлат, Балтач һәм Волжскидан 240 артык кеше җыелды. Безнең команда составына беренче һәм икенче мәктәп укучылары керде.
Кекусинкай каратэ буенча 6 яшьтән 11 яшькәчә балалар арасында Александр Тимофеев икенче урынны алды, Салават Сафин белән Виктория Тимофеева да әйбәт көрәштеләр. Каратэның барлык стильләре буенча 13 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Николай Сафонов өченче булды.
Ни кызганыч, көрәшчебез Иван Кузьмин өчен аның яшь төркеме һәм авырлык үлчәвендә көндәшләр табылмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев