Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Олимпиада нинди тәэсир калдырды?

Сочидагы кышкы Олимпиаданы бик күп кеше телевизор экраннарыннан аерылмыйча карап барды. Бүген кайбер газета укучыларыбыз үз тәэсирләре белән уртаклашалар.

Галина Ашмарина, педагогия хезмәте ветераны (Полянка авылы):
- Олимпия уеннарын башыннан ахырына кадәр карап бардым. Уенны ачу тантанасы аеруча истә калырлык булды, аны караганда бөтен Россия тарихы күз алдыннан үтте. Бу чын мәгънәсендә бездә соклану һәм горурлык хисләре уятты. Мин Сочи шәһәрендә сиксәненче еллар ахырында булган идем, хәзер ул танымаслык булып үзгәргән.
1980 елда Мәскәүдәге җәйге Олимпиада уеннары искә төште. Узган ел Универсиада үткән Казан да танымаслык булып үзгәрде. Боларның барысы да онытылмас тәэсир калдырды.
Спортның барлык төрләре арасында фигуралы шууны яратам. Безнең спортчыларыбызның уңышлары, илебезнең Олимпиаданы югары дәрәҗәдә үткәрүенә шатланам да, горурланам да.
Сергей Козин, "Чистопольгаз" оешмасының Спас участогы мастеры:
- Мин Олимпиада яңалыкларын көн саен Интернет челтәре аша карап бардым. Билгеле, җиңүләребез дә, җиңелүләребез дә булды, спорт шуңа корылган да инде ул. Бу дәрәҗәле спорт бәйрәмендә катнашучыларның һәм кунакларның тәэсирләрен дә укып бардым. Аларның барысына да Олимпиаданы оештыру дәрәҗәсе, андагы шартлар ошаган. Моны аңлап була, чөнки Уеннарны үткәрү өчен күпме тырышлык куелды!
Барыннан бигрәк мин безнең хоккейчылар өчен җан аткан идем. Ни кызганыч, алар безнең өметләрне аклый алмады. Фигуралы шуучылар һәм чаңгычыларның уңышларына чын күңелдән сөендем. Сочи Олимпиадасы турында хатирәләр күңелләрдә озак сакланыр дип уйлыйм.
Марина Агафонова, Вожи төп мәктәбе директоры:
- Февраль аенда телевизор экранында барган уеннар һәркемнең игътибарын җәлеп иткәндер. Бөтен ярышларны карарга вакыт булмаса да, спорт вакыйгалары белән танышып барырга тырыштым. Фигуралы шуучыларның, аеруча Юлия Липницкаяның чыгышы сокландырды. Уеннарны ачу һәм ябу тантаналары да истә калырлык итеп оештырылган иде. Командабызның уңышлары белән чын күңелдән горурланам. Минемчә, Олимпиада безнең илдә физкультура һәм спортның үсешенә зур этәргеч бирәчәк.
Алевтина Бынкова, "Родничок" балалар бакчасы тәрбиячесе (Болгар шәһәре):
- Олимпиаданы тулысынча карый алмасам да, ачылу һәм ябылу тантанасын, фигуралы шуучыларның чыгышларын бик теләп карадым. Татьяна Волосожар белән Максим Траньков, Аделина Сотникованың җиңүенә мин дә бик шатландым. Алар бик яхшы чыгыш ясады, әмма көндәшләре дә сынатмады. Олимпиадада катнашкан спортчыларның җиңүгә омтылышы, аларның энергиясенә, оптимистлык рухына сокланмый мөмкин түгел. Ә безнең команданың медальләр зачетында җиңеп чыгуы үзе мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев