Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләр сынатмый

Тренер Ринат Шәрипов спортчылары кул көрәше буенча бөтенроссия турнирында бер көмеш һәм ике бронза медаль алдылар.

70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә икенче урынга 14-15 яшьлек егетләр арасында чыгыш ясаган Альмир Җамалетдинов чыкты. Ул финалда гына оттырды. Марат Әхмәтвәлиев (65 килограмм) белән Дмитрий Каргин (55 килограмм) өченче урынны алды. Икесе дә 16-17 яшьләр төркемендә чыгыш ясадылар. Дүртенче урынны алган Александр Еланинга (65 килограмм, 16-17 яшь) да җиңү өчен аз гына очко җитмәде. Вятские Полянада үткәрелгән мондый дәрәҗәле ярышларда безнең спортчылар беренче тапкыр катнаштылар. Аларның уңышлы чыгыш ясавы республика җыелма командасына гомумкомандалар зачётында икенче урынны алырга мөмкинлек бирде.
Иң яхшы көрәшчеләрнең осталыгын кунаклар - "Альфа" һәм "Витязь" махсус подразделение ветераннары бәяләде.
Рәсемдә: безнең команда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев